Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Кырымның Россиягә кушылуы белән котлады

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Кырымның Россиягә кушылу көне белән тәбрик итте. Үз котлавында ул моның тарихи вакыйга булуын билгеләп үтте.

«2014 елның 18 мартында Кырым һәм Севастополь, халыкара хокук нормаларын үтәп һәм референдум үткәреп, Россия Федерациясе составына керде. Бу көнне сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләр, безнең күпмилләтле халыклар арасында тыгыз бәйләнешләр моңарчы да өзелмәгән субъектларны Россия составына кире кайтару турында килешү имзаланды», — дип язган Мөхәммәтшин телеграм-каналында.

Ул Татарстанның Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып хезмәттәшлек турында хөкүмәтара һәм парламентара килешүгә кул куюын, Кырым халкына региональ хокукый кырны федераль законнарга туры китерү, икътисади һәм мәдәни интеграция эшендә актив ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе шулай ук үз постына видео да беркеткән. Тарихи кадрларда 2014 елның мартында Казанда узган митингны күрергә мөмкин. Анда төрле милләт һәм дин, сәяси партия һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, республика ветераннары һәм яшьләре Кырымда яшәүчеләрне хуплый.

 


Фикер өстәү