Татарстан табиблары гемодиализ белән яшәүче ир-атны үлемнән коткарган

КФУның Университет клиникасы хирурглары дарулы махсус баллон ярдәмендә сырхауның соңгы дәрәҗәгә җитеп кысылган венасын киңәйтүгә ирешкәннәр. Бу хакта “Татар-информ” медицина оешмасының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Әлеге ир-ат дистә елдан артыграк бөер авыруыннан интегә икән. 2013 елда аңа гемодиализ (кан бөерләр эшчәнлеген алыштырырдай махсус аппарат аша кудырып чистартыла) билгеләгәннәр.

Сырхауга озак еллар дәвамында гемодиализ үткәрү өчен артерия һәм вена фистуласын булдырганнар. Гемодиализ үткәргәндә кан тамырына тизрәк “үтү” өчен тән өслегендә венаны артериягә ясалма рәвештә тоташтыру дигән сүз бу.

Клиника белгечләре аңлатып үткәнчә, фистула урнаштырганнан соң сырхауларның 20-30 процентының венасында кан басымы күтәрелә. Вакытлар узу белән кан тамыры тышчасының, калынаеп, томалануына китерергә мөмкин бу.

Әлеге ир-атның нәкъ шулай булган да. Соңгы елда аңа гемодиализ ясау бик авырлашкан: венадан кан начар йөргән һәм диализ энәсен алганнан соң каны озак туктамаган. УЗИ, чыннан да, кан тамырының соңгы дәрәҗәгә җитеп кысылуын раслаган. Ә бу исә сырхауга үлем белән янаган.

Хирурглар кан тамырын киңәйтү өчен операция ясарга карар кылган. Бәхеткә, операция уңышлы узган.


Фикер өстәү