Табиб ОРВИдан соң тизрәк тернәкләнү ысулларын әйтте

«Гемотест» лабораториясе табиб-эксперты Екатерина Кашух ОРВИ кичергәннән соң ничек итеп тизрәк аякка басарга кирәклеген сөйләде.

Белгеч әйтүенчә, инфекцияне дәвалап бетермичә калдырырга ярамый һәм табиб киңәшләрен төгәл үтәү мөһим. Савыкканнан соң яхшы йокы, дөрес туклану һәм физик күнегүләр үзеңне яхшырак хис итәргә ярдәм итәчәк.

«Савыкканнан соң ук күнегүләргә керешергә кирәкми: активлыкны әкеренләп торгызырга кирәк. Мәсәлән, саф һавада йөрүдән яки тыныч йога практикасыннан башларга мөмкин. Ләкин физик күнегүләр сәламәтлекне саклау өчен мөһим, шуңа күрә алардан тулысынча баш тартырга кирәк түгел. Үз мөмкинлегеңә карап, йөкләнгешне әкренләп арттырырга кирәк», — дип сөйли табиб.

Эксперт, иммунитетны саклауда C һәм D витаминнары мөһим роль уйный, шуңа күрә дөрес диетага аерым игътибар бирергә кирәк, дип билгеләп үтә. Шулай ук күбрәк сыеклык эчәргә киңәш ителә, чөнки ОРВИ организмны сусызландырырга мөмкин.

«Чиста, җылы су бу очракта иң яхшысы булыр, аңа лимон яки җиләк өстәргә мөмкин. Үлән чәйләре дә файдалы (алар аллергия  китереп чыгарырга мөмкин, шуңа күрә  саклык белән генә кулланырга кирәк), морслар да эчегез», — дип өсти табиб.

Белгеч шулай ук аякларны һәм кулларны астан өскә таба ышкып, үз-үзеңә җиңелчә массаж ясарга киңәш итә. Болай эшләгәндә кан әйләнешен яхшыра, хәл керә.

 

 


Фикер өстәү