«Ак Барс»ның булачак яңа тренеры белән сөйләшүләр алып барыла

“БИЗНЕС Online” хәбәренә караганда, Әнвәр Гатиятуллин “Ак Барс”ның яңа тренерына әйләнергә мөмкин. Казан клубы 48 яшьлек белгеч белән сөйләшүләр алып бара.

Хәзерге вакытта Гатиятуллин океан аръягында НХЛ уеннарын күзәтә. Шулай ук аңа ЦСКАдан Илья Воробьевның штабына керү турында тәкъдим иткәннәр.

  • Әнвәр Гатиятуллинга – 48 яшь. Россиянең атказанган тренеры. 2020-2023 елларда “Трактор” командасы тренеры булган. Быелгы сезон барышында командадан киткән (аның урынында Алексей Заварухин калган).

Исегезгә төшерәбез: 22 мартта “Ак Барс”ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдиновның үз вазыйфасыннан китүе турында мәгълүм булды. Быел 30 апрельдә аның клуб белән төзегән контракты гамәлдән чыга.


Фикер өстәү