Мәскәү өлкәсендәге теракттан соң Россиядә контракт төзергә теләүчеләр арткан

Россиядә Кораллы Көчләрдә контракт буенча хәрби хезмәт узарга теләүчеләр арткан. Ел башыннан бирле илдә 100 меңнән артык кеше хәрби хезмәткә алынган. Бу хакта Россия Оборона министрлыгының Телеграмдагы каналында хәбәр ителә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, соңгы 1,5 атнада контракт төзүчеләрнең аеруча артуы күренә. Контракт буенча хезмәткә сайлап алу пунктларына көн саен 1700ләп кеше килә. Соңгы 10 көндә 16 меңгә якын кеше махсус хәрби операциядә катнашу өчен контракт төзегән.

Кандидатларның күбесе контракт төзү сәбәбен сорагач, төп максат итеп 22 мартта Мәскәү өлкәсендә булган терактта гомере өзелгән кешеләр өчен үч алуны телгә алган.

Миллионнар кайгысы: Мәскәү өлкәсендәге фаҗига безне нәрсәгә өйрәтер?


Фикер өстәү