БРИКС уеннарында 5 меңгә якын спортчы катнашачак

Казан зур спорт ярышларын – БРИКС илләре уеннарын кабул итәчәк. Уеннарны 10-26 июньдә үткәрелү күздә тотыла. Ярышларда 74 ил вәкиленең катнашуы көтелә. Алар арасында – БРИКСка керүче 10 дәүләт, шул исәптән Россия вәкилләре. Уеннарда 4700гә якын спортчы һәм делегацияләр әгъзалары катнашачак. Шуның 3635е – чит ил кунаклары.

Татарстан башкаласында бокс, пляж волейболы, пляж гандболы, дзюдо, каратэ, җиңел атлетика, өстәл теннисы, йөзү, суга сикерү, самбо, синхрон йөзү, гимнастика, нәфис гимнастика, теннис, фехтование кебек спортның 27 төре буенча ярышлар үткәреләчәк.

Спортчылар барлыгы 389 комплект медаль өчен көч сынашачак. Уеннарны ачу тантанасы 12 июнь – Россия көненә тәгаенләнгән. Илебезнең җыелма командасы 1100 спортчыдан торачак. Аңа Казан спорт мәктәпләреннән дә кандидатлар бар. Спортчыларның исемлеге әлегә төзелмәгән.
Уеннарны 18 спорт корылмасында (шуның 17се – Казанда) үткәрү карала. Спортчылар башлыча Универсиада авылына урнаштырылачак. Ярышларның соңгы чарасы – 23 июньдә Сабантуй бәйрәмендә катнашу.


Фикер өстәү