Түбән Кама районындагы Ширәмәт авылы янындагы кырларда эш гөрли

Түбән Кама районындагы Ширәмәт авылы янындагы кырларда эш гөрли. Люцерна кырына механизатор Сергей Горячев бер гектарга йөз кг исәбеннән аммоний сульфаты чыгара. «Союз-Агро“ оешмасы 50 меңгә якын гектар җирдә әнә шулай итеп азык-төлек базасын кайгырта.

Кама аръягы зонасында «Союз – Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять авыл хуҗалыгында мул уңыш алу өчен әзерлек башлады. Алар бу эшкә һәрвакыттагыча республикада беренчеләрдән булып тотындылар. Кайсы басуга күпме һәм нинди тукландыру кирәклеге алдан ук исәпләнә. Бүген алар кырларның билгеле бер сайлап алынган участокларына кирәк кадәрле азот ашламасы чыгару белән мәшгульләр. Мул уңыш алу өчен белгечләр дә, подразделение җитәкчеләре дә, механизаторлар да көчләрен кызганмыйлар.


Фикер өстәү