Флүзә һәм Кәрим Яхиннар: «Без мул тормышта яшибез»

Интернетта бер абыйның Зинира һәм Ризат Рамазановлар башкаруындагы «Хыянәт» җырын җырлап утырган видеосы таралды. Рамазановлар үзләре дә социаль челтәрләрендә: «Бу кешене кем таный?» – дип куйганнар. Видео астына төрле фикерләр калдырганнар. Кемнәрдер бу абыйны картлар йортыннан эзләргә кушкан, берәүләр, авызында теше дә юк, дигән, икенчеләр, хатыны хыянәт иткән, ахры, дигән нәтиҗә ясаган.

Кем соң бу абый? Авылдашлары аша без аны тиз таптык. Башта Кәрим абый, аннары Флүзә апа белән сөйләштек.

– Ул җырчы бабагыз мин инде, – диде Кәрим абый. – Начаррак ишетелә әле, Флүзәгә бирәм.

Алар Башкортстанның Борай районы Чалкак авылында яшиләр икән. Дүрт балалары булган. Бер уллары 5 яшендә суга батып үлгән, икенчесе 28 яшендә вафат булган. Ике уллары исән-сау. Үз тормышлары белән матур итеп яшиләр.

– Ирем моннан 12 ел элек юл фаҗигасенә эләкте. 36 операция кичергән кеше ул. Сөякләрен сүтеп җыйдылар. Елга бер-ике мәртәбә Борайга барып дәвалана. Шунда бер авыруның туган көне булган. Анда эшләүче шәфкать туташы иремнең җырлаганын белә. Кәрим абый, җырла әле, дигән. Ирем бик матур җырлый. Бөтен нәселләре белән моңлы кешеләр. Каенанам да оста җырлый иде, – ди Флүзә апа. – Гаиләбез белән җыр-моңга гашыйк без. Улларыбыз уен коралларында уйный. Кәрим үзе дә авырып киткәнче, кулыннан баянын төшермәде.

Флүзә апа да халык язып калдырган фикерләрне укып барган.

– Без мохтаҗ гаилә түгел. Бернинди ярдәм кирәкми. Улларыбыз гаиләләре белән кайтып йөри. Кеше көнләштерерлек итеп яшибез. Кәримнең тешләре дә бар. 30 мең сумга ясаттык. Ул көнне аларны кимәгән булган. Бүген дә банкада ята алар, – ди ул. – Картлар йортында яшидер, диюләренә ачу да килде әле. Хастаханәдә чагы туры килгән инде. Ул бит җырлаганын интернетка кертерләр дип уйламаган. Хыянәт кичергән диючеләргә дә җавабым бар: Кәрим ул җырны бик ярата. 48 ел бергә тату яшәдек. Арада андый авыр хәлләр булмады. Безгә 70әр яшь инде. Мин гомерем буе мәктәптә эшләдем, балалар укыттым. «Башкортстанның мәгариф отличнигы» дигән исемем бар. Кәрим тракторда эшләде. Ул да «Башкортстанның атказанган механизаторы». Тормышыбыз шөкер итәрлек. Безгә булган игътибарыгызга рәхмәт.

 


Фикер өстәү