Татарстанда көзге культураларны чәчү төгәлләнеп килә

Татарстан кырларында көзге культураларны чәчү эше ахырына якынлашты. Планлаштырылган мәйданнарның 90 процентында чәчелде (480 мең гектар).

Чәчү барышы һәм авыл хуҗалыгының техник культураларын урып-җыю турында Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.

Министр кырларда рапс (3,6 мең гектар яки 3 процент мәйданда), шикәр чөгендере (27 мең гектар яки 53 процент), көнбагыш (51,3 мең гектар яки 35 процент), бәрәңге (1,4 мең гектар яки 37 процент), яшелчәләр (1,0 мең гектар яки 47 процент) һәм шулай ук кукуруза (15 мең гектар яки 8 процент) җыю дәвам итүен әйтте.

Җирләрне туңга сөрү эше дәвам итә. Эшкәртелүче җирләрнең 53 процентында тирән итеп сөрү төгәлләнгән. Кырларда 1100 берәмлектән күбрәк агрегат эшли. Министр эшләрне 15 октябрьгә кадәр бетерергә чакырды.

Авыл хуҗалыгы оешмаларында терлек азыгын әзерләү эше ихтыяҗның 68 проценты күләмендә башкарылган. Бу 478 тонна печән, 1,8 миллион тонна сенаж, 1,5 миллион тонна силос. Узган елгы запасларны да исәпкә алып, терлек азыгы белән тәэмин ителеш 89 процентны тәшкил итә.

Муниципаль районнар белән киңәшмәне видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

\Татар-информ


Фикер өстәү