Бүген Татарстанда урманнарында өмәләр үтте

Урманнарга керсәң , исең китәр. Лаеш районының Орел бистәсе янәшәсендәге өмәдән соң әнә шул сүзләрне әйтәсең. Биредә “Татарстанның чиста урманнары” дигән көзге өмә узды. Быел урманапрга керергә ярамаса да, чүп җитәрлек. Пластик шешәләр, пакетлар белән капчыклар да тулып куя.

Татарстанның Урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов сүзләренә караганда, табигатьне саклау акциясе уздырыла.

– Без аны елга ике тапкыр – язын һәм көзен үткәрәбез. 2020 елда пандемия аркасында уздырмый тордык. Бүген әлеге чарада табигатьне яратучылар, тирә-якның чисталыгына битрафа булмаучылар чыкты. Әлеге чара 13 сентябрьдә башланган иде. Ул 13 ноябрьгә кадәр дәвам иәчәк, – ди министр урынбасары.

Сүз уңаеннан, өмә башланганнан бирле урман фондыннан 159,3 куб. м. каты көнкүреш калдыклары җыеп алганнар. Урманчылар 16 чишмәне төзекләндергән, 88 аншлаг, мәгълүмати щит һәм урманнарда ял итү урыннары тәртипкә китергән. “Татарстанның чиста урманнары” акциясенең язгы этабы нәтиҗәләре буенча урманнан 1,5 мең куб. м чүп чыгарылган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү