Марат Кәбировка мактаулы исем бирелде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язучы Марат Кәбировка мактаулы исем бирү турындагы карарга кул куйган.

«Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен язучы, «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасы әгъзасы, «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе» хәбәрчесе Кәбиров Марат Рафил улына «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исемен бирергә», — диелгән карарда.

Марат Кәбиров: «Яхшылык ул яхшылык булып кайта, куллану – куллану булып»


Фикер өстәү