«Йә Аллаһым, аны һәлак ит»

Бервакыт Ибраһим галәйһиссәлам, гөнаһ кылучы кешене күреп: «Йә Аллаһым, аны һәлак ит», – дип ләгънәт кыла башлаган. Моннан соң ул бу кешенең әлеге гөнаһны кылуын өч тапкыр күргән һәм һәрберсендә дә: «Йә Аллаһым, аны һәлак ит», – дип әйткән.

Аның мондый сүзләренә җавап итеп, Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Йә Ибраһим! Әгәр дә мин гөнаһ кылган һәрбер колымны һәлак итә торган булсам, Җир йөзендә кешеләр бик аз булыр иде. Минем колларымның берәрсе гөнаһ кылса, мин аңа җәза бирүне кичектерәм, әгәр тәүбә кылса, аның тәүбәсен кабул итәм».

Нәсыйхәт:

Ибраһим галәйһиссәламнең ләгънәте берәүнең Аллаһы Тәгаләнең милкендә Аңа карата итагатьсезлек күрсәтүенә түзә алмаганга күрә әйтелгән. Әгәр дә без кемнеңдер гөнаһ кылуын күрсәк, түбәндәге өч гамәлнең берсен эшләргә тиешбез.

  1. Үзебезнең бу гөнаһны кылмавыбызга шөкер итеп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булырга, чөнки гөнаһ кылучы урынында без дә була ала идек.
  2. Кардәшебез өчен Аллаһы Тәгаләдән аны гөнаһлы, начар гамәлләрдән коткаруын сорап дога кылырга. Аллаһы дуслары нәкъ менә шулай эш итә.
  3. Аллаһы Тәгаләдән киләчәктә гөнаһка төшүебездән саклавын үтенергә. Әллә берәр кешенең киләчәктә дә тәкъва булачагына гарантия бармы?

Фикер өстәү