Марат Кәбиров: Американы куып тоту да, узып китү дә мөмкин түгел

Кеше тормышының сыйфатын билгели торган иң төгәл нәрсәләрнең берсе –  елмаю, көлү. Әгәр кеше елмая-көлә икән, димәк, ул бәхетле. Димәк, ул рәхәт яши, бер хәсрәте дә юк. Соңгы чорда без халыкны елмайту һәм көлдерү планын 100 процентка диярлек арттырып үтәдек. Элек таш кыя кебек җитди булган кешеләр хәзер елмая башлады, ә елмаючылар армиясе көлүчеләргә әйләнде. Ә көлә алу ул – бәхетнең иң югары ноктасы, җәмгыятьнең үсешен билгеләүче факторларның берсе.

Моннан бик күп еллар элек, СССР дәверендә, без хәтта иң зур уңышларны да елмаеп кына каршылый торган идек. Әйтик, трибуна артында торган җитәкче иптәшнең биш еллык планны өч-дүрт тапкырга арттырып үтәве турындагы докладын без елмаеп кына алкышлый һәм аның: «Куып җитәрбез, узып китәрбез Американы!» – дигән сүзләренә бары тик елмаеп кына куя идек. Чөнки ул чорда көлергә ярамый иде. Ә бүген без хөррияттә яшибез һәм арабыздан кем дә булса шушы сүзләрне кабатлап: «Куып җитәрбез, узып китәрбез Американы!» – дигән чакыру ташласа, бөтен халык кычкырып көләчәк.

Без инде хәзер яхшы беләбез: Американы куып тоту да, узып китү дә мөмкин түгел, чөнки без икебез ике якка чабабыз. Элек тә шулай булган, әмма бу хакта белүчеләр генә булмаган. Ә бүген кеше белемле. Һәм ирекле, азат. Бүген халык шултиклем ирекле, аның хәтта иң зур җитәкчеләрдән көлергә дә хокукы бар, әлбәттә, бер шартны үтәгән очракта – ул җитәкчеләр бүгенге дәвернеке булмасын.

Көлү буенча без бүген дөньяда икенче урынга чыктык. Үткән дәвердән көлү буенча. Хәтерлисездер инде, безнең иң үтемле мәзәкләребезнең каһарманнары тарихи геройлар – Хрущев, Брежнев, Чапай, Штирлиц… Беренче урында шулай ук без, тик гади халыкның хезмәт хакыннан һәм пенсиясеннән көлү буенча. Менә элек кеше: «Бу пенсия акчасына ничек яшәргә?» – дип зарлана торган иде. Хәзер андый нәрсә бетте, хәзер бөтен кешене дә бер генә сорау борчый: «Пенсиягә кадәр ничек яшәргә?»

Без ихлас күңелдән, якты ниятләр белән көләбез. Чөнки безнең илдә һәрбер кеше миллион сум хезмәт хакы алып эшли. Яхшы бит инде, әгәр син тырышып эшлисең икән, сиңа, һичшиксез, миллион сум килә дигән сүз. Әмма дә ләкин шунысы бар: ул миллион кемгәдер – бер көндә, кемгәдер – бер айда, кемгәдер биш елда килә. Икътисад белгечләре әйтүенчә, бездә хезмәт хакы ай саен сизелерлек күләмдә артып тора. Әлбәттә, бу сүзләрнең чынлыгына шик белдерүчеләр дә бар. Тик аларның шигенә ышанырга ярамый, чөнки алар күбесенчә гади халык, икътисад өлкәсендә белемнәре юк. Белгечләргә ышанырга кирәк. Һәм без ышанабыз. Һәм ышанган саен көләсе килә башлый. Ә көлү ул – якты хисләрнең ургылуы, ул – шатлык һәм бәхет билгесе.

Өченче урында да – үзебез. Монысы инде үзебездән үзебез көлү буенча. Бары тик әйбәт, якты күңелле кеше генә үз-үзеннән көлергә сәләтле. Ә без алай да булдыра алабыз. Димәк, әйбәт кешеләр без, әйбәт халык. Начар халык үз-үзеннән көлеп яши алмый.

Без көләбез. Кайсы өлкәгә генә караш ташласак та, гел адәм көлкесе… Юк, алай дияргә ярамый бугай инде… гел көлке чыганагы. Әгәр без бер-беребезне берничек тә алдый алмыйбыз икән, без үзебезне алданган итеп тоябыз. Шуңа күрә, кибеткә я базарга керсәк, сатучының гел ун тиен акчасы җитми кала. Врачка бушлай барсак, түләүсез УЗИ үтәргә өч ай алдан язылырга кирәк була. Түләүлесенә барсаң, ун-егерме меңеңне түләтеп, бөтен тикшерүләрне үткәрә дә: «Шатланыгыз, котлыйм! Бер чирегез дә юк», – дип җибәрә. Без шатланабыз. Концертка барсаң… Кемдер сәхнәгә менеп кычкыра да шуны «җыр» дип атый. Алкышларга куша. Өйдә хатының шулай акырса, билләһи, аерылышу чигенә җитәр идең. Ә монда акчаңны түләп керәсең дә кул чабып утырасың. Һәм рәхмәт әйтеп кайтып китәсең.

Һәм без боларның барысын да яратып каршылыйбыз, көлеп-елмаеп үткәрәбез. Әгәр кайчагында: «Тормыш – цирк, ә без – клоуннар», – дип әйтәбез икән, монысы да елмаю аша. Шулай яхшырактыр да. Тормыш бит ул беркайчан да түп-түгәрәк кенә була алмый. Аны безнең елмаю-көлүләр түгәрәкли.

Тормышыгыз түгәрәк булсын!


Фикер өстәү