Йолдызлар кайсы очракта кесәләрен киң тоталар да кайчан акчаны аеруча жәллиләр?

Кая карама, акча тотарга өйрәтүчеләр күп хәзер. Өйрәнергә теләүчеләр дә җитәрлек. Сәхифәбез кунаклары акча тота беләме икән? Кайсы очракта кесәләрен киң тоталар да кайчан акчаны аеруча жәллиләр? Шул хакта сораштык.

 

«Соңгы акчама булса да алып кайтам…»

Альбина Гайзуллина, актриса:

– Мин үземне акчаны бик дөрес тотучылар рәтенә кертмим инде, дөресен әйткәндә. Хатын-кызның күзе я тегесенә, я монысына төшүчән бит. Шулай да, әйтик, кием-салым мәсьәләсенә килгәндә, өсте-өстенә әйбер алырга яратмыйм. Ул яктан уйлап эшлим. Минем шундый матур гадәт бар: театр белән гастрольләргә чыгып киткәч, барган җиремнән курчаклар алып кайтам. Менә аларга акча бер дә жәлләмим. Күңелемә ошаса, соңгы акчама булса да алып кайтам шул курчакны.

«…50 сум жәл булырга мөмкин»

Айваз Садыйров, алып баручы:

– Акча тота беләм сыман. Һәрхәлдә, ай саен нәрсә өчен күпме тотканны анализлыйм. Банк кушымталарында категорияләп исәп-хисапны күреп була. Шуннан чыгып, нәрсә өчен күбрәк яки азрак тотылганын күреп, алдагы ай чыгымнарының чамасын тотарга тырышам. Хәзерге базар мөнәсәбәтләре, маркетингка корылган заманда, кеше нәрсә алачагын үзе түгел, маркетологлар хәл итә бит. Шуның капкынына без эләгәбез. Аның алымнары күп һәм төрле, шулай да мин үземне барыбер дә аек акыл белән эш итәм дип саныйм.

Бар шундый әйберләр, күпме генә акча тотылса да, жәл түгел кебек. Әйтик, ягулыкка күпме акча тотылса да, кызганмыйсың. Китаплар, нинди дә булса мобиль кушымталарга түләүле язылулар белән дә шулай. Ә менә түләүле парковкага 50 сум жәл булырга мөмкин. Соңгы арада анысына да ияләнә башладым кебек.

«Әрәм була дип уйламыйм»

Илвира Хамматова, җырчы:

– Минем өчен бик актуаль сорау булды әле бу. Күптән түгел финанс белеме буенча мастер-класска барып кайткан идем. Бер уйлаганда, гап-гади генә кагыйдәләр өйрәттеләр, әмма өйрәнгәннәрне тормышыма кертеп бетереп булмый әле. Әйтик, беркөнне социаль челтәрләр буенча бер курс сатып алдым. Андый әйбергә акча тотарга планлаштырмаган да идем югыйсә. Үзеңә, бу айда моңа акча каралмаган, бераз соңрак алыйм әле, дип әйтә белергә кирәк икәнен чамалыйм да соң… Ул яктан үземне акча тота белмәүчеләр рәтенә кертәм. Ләкин акчаны әрәм китә дип уйламыйм. Күп вакытта хатын-кызның халәте шул вак-төякләрдән тора бит. Матур күлмәк алып кисәң, матурлык салонына барып кайтсаң, рәхәт булып китә. Хатын-кыз энергиясен тулыландыра торган әйберләргә акча кызганмаска кирәк дип саныйм.

 


Фикер өстәү