БАДларның файдасы нинди һәм зыяны бармы??

Илдә һәр биш кешенең берсе БАД куллана. Әлеге препаратны даими рәвештә кулланучылар саны ел саен 5 процентка арта бара, ди Роспотребнадзор белгечләре. Шул ук вакытта арабызда БАДларны ахыргача өйрәнелмәгән, шикле препаратка санаучылар да шактый. Биологик актив матдәләр чынлыкта нидән гыйбарәт?

Нутрициолог Ләйсән Насретдинова БАДлар турындагы төп сорауларга ачыклык кертте.

Нидән гыйбарәт? Хәзер кеше чирне дәвалауга караганда аны кисәтүне кулайрак күрә. Күпләр бу максатта БАД куллана. Организмыбызга уңай йогынты ясаучы, ризык белән бергә (яки ризык составына кушып) кулланыла торган биологик актив матдәләр ул. Ул организмны төрле витамин һәм микроэлементлар белән генә баетып калмыйча, сәламәтлеккә бәйле бик күп проблемаларны да булдырмаска сәләтле.

Файдасы нинди? БАДларның файдасын гомумиләштереп кенә әйтеп булмый. Алар организмыбызны сау-сәламәт килеш сакларга, бездәге микроэлемент һәм витаминнарны тиешле дәрәҗәдә тотарга ярдәм итә. БАД фәлән чирне булдырмаска ярдәм итә, дип кистереп әйтү дөрес түгел. Моны комплекслы рәвештә эшләргә кирәк. БАДларны дөрес тукланып, йокы режимын бозмыйча кулланганда, иммунитет ныгыячак.

Зыяны бармы? Бүген БАД турында бик күп тискәре фикерләр ишетергә туры килә. Әмма бу әлеге препаратларны яхшылап өйрәнмәү, аларның организмга ни дәрәҗәдә тәэсир итүен тиешенчә күзаллап бетермәү аркасында килеп чыгадыр, дип уйлыйм. Теге яки бу биологик актив кушылманың кайбер кешегә килешеп бетмәве дә бар.

Кайчан эчәргә? БАДны фәлән вакытта эчәргә дигән таләп юк. Алар база һәм махсуслашкан төрләргә бүленә. Соңгылары конкрет проблеманы, авыруны юкка чыгару өчен файдаланыла. БАДның база төрләрен исә ел дәвамында эчсәң дә була. Аларга магний, лицетин, Җир йөзендәге халыкның күпчелегенә җитмәгән D витамины керә.

Алдан тикшеренергәме? БАДны профилактика өчен генә эчәргә уйласагыз, алдан ниндидер анализлар тапшырырга кирәкми. Әмма болай эшләгәндә организмның кайсы витамин, элементка кытлык кичерүен ачыклап булмаячак. Димәк, БАДларның файдасы да шулкадәр генә булачак. Биологик актив кушылмаларны теге яки бу чирдән дәвалану өчен эчкәндә, анализ тапшыру мәҗбүри.

Нутрициолог Ләйсән Насретдинова

БАД сатып алганда, нәрсәгә игътибар итәргә?

  1. 1. БАДлар рецептсыз сатыла. Шуңа күрә даруханә яки кибеттән БАД сатып алыр алдыннан иң элек табиб белән киңәшләшергә кирәк. Ник дигәндә, аның составындагы кайбер матдәләр кешегә килешеп бетмәскә мөмкин.
  2. БАД кабында GMP сыйфат маркировкасы булырга тиеш. Әлеге тамга бу препаратның төгәл рецепт буенча әзерләнүенә гарантия бирә.
  3. Теләсә кайсы препаратның яраклылык сертификаты булырга тиеш. БАД та искәрмә түгел. Шуңа күрә сатып алыр алдыннан аның биологик актив кушылмаларның федераль реестрында (fp.crc.ru) бармы-юкмы икәнлеген тикшерегез.
  4. Исеме, абруе булган, дару базарында күптән билгеле җитештерүче чыгарган БАДны гына алыгыз.
  5. БАДның табигый төрләренә өстенлек бирегез. Синтетик төрләре чамадан тыш күп эшкәртелгән, консервантлар белән тулы була.
  6. БАДны кулдан сатып алмагыз.

Фикер өстәү