Ришат Төхвәтуллин: «Кайчагында «йолдыз» кебек ераграк булу кирәк»

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН белән әңгәмәбез популяр булуның уңай һәм тискәре яклары, сыйфатлы тамаша бәһасе, концертлар саны буенча бер-берсен уздыручы сәхнә вәкилләре һәм аз гына шәхси тормыш  турында булды.

– Моннан берничә ел элек башланган җырчы тормышыгыз хәзергесеннән нәрсәсе белән аерыла?

– Беренчедән, тәҗрибәсе, икенчедән, кыюлыгы, өченчедән, үзенчәлеге белән.

–  Без сәхнәдән идеаль Ришатны күрергә ияләшкән. Әмма адәм баласы идеаль була алмый. Тормыштагы Ришат сәхнәдәгесеннән аерыламы?

Мин үземне идеаль дип берничек тә әйтә алмыйм! Ләкин тәртип, дисциплина дигән нәрсә бар. Сәхнәдә син үрнәк булырга тиеш, юк икән, димәк, сәхнә синең урының түгел. Тормыштагы Ришат сәхнәдәгесеннән аерыла. Мин тормышта шаяртырга яратам. Сәхнәдә киресенчә. Тырышлык, таләпчәнлек исә миңа әти-әнидән килә.

Тугры тамашачыларыгыз алдарга юл куймас: быел аеруча күп авырдыгыз. Үзегезгә күз тиде дип уйламыйсызмы?

– Быел төрле вируслы авырулар эләктердем шул. Күз тиюдән догаларым бар.

– Ә «йолдыз чире» белән авырдыгызмы? Танылу, популярлыкны күтәрә белү дә кирәк бит әле.

– Миңа калса, булгандыр ул. Әмма әти-әни тәрбиясе көчле булгангамы, нәфесне йөгәнләп тотарга өйрәнгәнбез. Очынып, мактанып йөри башласаң, бик тиз җиргә төшерәләр иде. Кирәк чакта тешне дә күрсәтә беләбез. Анысы да акыл белән!

Танылуның ике ягы бар. Бер яктан сине бөтенесе дә, бөтен җирдә дә беләләр. Шул рәвешле уртак тел табарга да җиңел, җайлы. Ә икенче яктан караганда, синең шәхси тормышың юк. Син һәрвакытта ниндидер күзәтү астында. Аннан качып булмый. Ял итәм дисәң дә, тыныч күңел белән ял итеп булмый. Синең турында күпертеп, уйлап чыгарып нидер язарга, сөйләргә дә күп сорамыйлар. Бу күбрәк журналистларга кагыла.  Барысы да дип әйтмим, ләкин бар шундый журналистлар, үзләренең нәрсә күрәсе йә ишетәсе килә, рейтинг күтәрер өчен нинди мәгълүмат кирәк, артист турында шуны язып, әле шуңа үз фикерен дә өстәп, халыкка җиткерәләр. Ә халык инде моңа ышана. Гомумән, һәр профессиядә дә яхшылар һәм начарлар бар инде.

Популяр булу рәхәт тә, кыен да. «Йолдыз чире» – котылгысыз нәрсә, иртәме-соңмы, ул һәрбер артистка йогачак. Кем ничек уздыра инде анысын, монысы һәркемнең кешелеклелек сыйфатларына бәйле.

Бәлки, һәркем аңлап та бетермәс, ләкин шундый очраклар була: шәхескә чыннан да «йолдыз» кебек булырга кирәк. Ягъни ерактарак. Кайбер очракларда, киресенчә, якынрак, гадирәк булырга. Бу инде тәҗрибә белән киләдер дип уйлыйм.

– Классик концерт та куйган кеше буларак, әйтегез әле: кайсыннан күбрәк канәгать калдыгыз?

Классик концерттан, әлбәттә! Тере тавышка җырлап!

– Елына ничә концерт куясыз?

– Быелдан башлап без концертлар санын түгел, ә сыйфатны арттырырга кирәк дигән максат куйдык. Артистлар арасында узыш башланды бит: кем күбрәк концерт куя? Минем бу исемлектә буласым килми.

Быел без 150 концерттан 80не генә калдырдык. Болар иң зур шәһәрләрдә генә әле. Безнең концертларга билет сатылмый дип уйламагыз. Әйткәнемчә,  без үз теләгебез белән төп басымны сыйфатка ясадык.

– Концерт кую җиңел эш түгел инде. Халыкка билет хакын да күтәрергә ярамый. Техника, башкасы бик кыйммәт замана бит хәзер...

Тамашачы анысын күрми, әлбәттә. Безнең концертлар чыгымнары буенча рус артистларныкыннан ким түгел. Экран, ут, тавыш һәм белгечләр, дисеңме. «Татар артистына аренда азрак» дигән килешү юк ич. Татармы, русмы – бәя шул ук. Шунлыктан безгә милли сәнгатьне үстерү авыргарак туры килә. Күптән түгел Мәскәүдәге «Москва» концертлар залында тамашабыз узды. Үзебезнең барлык җиһаз-аппаратурабыз була торып та, аларны урнаштырырга рөхсәт бирмәделәр. Кагыйдәләре шундый икән: кирәк икән, аларныкын аласы! Ә бәяләре, әлбәттә, Мәскәүчә! Җиһазларсыз гына куярга туры килде, әмма концерт бик яхшы узды. Һәрвакыт ниндидер чикләүләр аша узарга туры килә, шунысы бераз күңелне төшерә.

– Артист хатыннарыннан еш кына: «Җырчы хатыны булу авырмы?» –дип сорыйлар. «Җырчы ире булу авырмы?» – дип сорыйм әле.

– Без икебез дә җырчы тормышының нәрсә икәнен, аның бар нечкәлекләренә кадәр беләбез. Шуңа күрә бу яктан безгә җиңелрәктер. Башка өлкә кешесе булса, бер-беребезне аңлау авыррак булыр иде. Сәхнәдә без – җырчы, ә өйдә – ир белән хатын.

– Берничә елдан Ришат арткы планга күчеп, продюсер ролен үтәүче генә булып калмасмы? Сезнең бит эстрадада гел җырлап кына йөрмәмен дигән сүзегез дә бар иде…

Продюсер эшен алып барам. Алияне хәзер шәһәрләрдә үз концертлары белән көтәләр. Камал (Камил Вәлиев. – Авт.) – укуда, имтиханнары күп. Шунлыктан иҗат аның өчен әлегә икенче планда. Линар Шәймөхәммәтов сәхнәгә төпле адымнарын ясап килә, аның да концертларын оештырырга планлаштырабыз. Миләүшәне (Миләүшә Закирова. – Авт.) әлегә күзәтәбез. Ул безнең концертларда сәхнә тәҗрибәсе туплый, үзен кыюрак тотарга өйрәнә. Яшь артистлар өчен бу – бик мөһим этап.

Олыгайган көндә сирәк кенә җырлап, бик югары дәрәҗәдәге проектларда гына катнашып йөрергә насыйп булсын, дип телим. Ә әлегә концертлар булып торсын!

– Соңгы арада артист – халык арасында чик югалды, сер калмады. Бу кирәкме? Кайчагында бөтен нәрсәне ачып салу яхшыга илтми дә бит…

– Замана үзгәрә. Социаль челтәрләр шуны таләп итә. Әле дә ярый социаль челтәрләр бар!

– Артист кеше һәрвакыт үсештә булырга тиеш. Техника, җырлар ягыннан гына түгел, акыл ягыннан да. Чөнки сөйләм теле камил булу сорала, халык белән эш итәсез. Соңгы тапкыр нинди китап укыдыгыз? Гомумән, шигырьләр, китаплар, матбугат укырга яратасызмы?

– Әнгам Атнабаевны укырга яратам. Әмма миңа кирәкле мәгълүмат күбесенчә рус телендә, шуңа күбрәк русча укырга туры килә. Камилләшү дигәннән, гел үсештә булырга кирәк, анысы дөрес!

– Эстрада вәкиле буларак, сезне тел, милләт язмышы борчыймы?

– Борчый! Безнең концертларда милли костюмнар, җырлар, җырчылар, биюләр аерым урын алып тора. Күп шәһәрләрдә тамашачыларыбыз Илһам Шакировның кем икәнен дә белми икән. Шаккатмалы! Без концертларыбызда бөек җырчыларыбызны һәрчак искә алабыз, алар башкарган җырларны һәр елны да концерт программасына кертергә тырышабыз. Җырлары яңгырап торгач, үзләре дә исән кебек… Татар концертлары куелганда тел бетмәс дип уйлыйм мин. Быел менә Себер якларында симфоник оркестр белән концертлар куйдык. Милләттәшләребез затлы концерт күрсеннәр әле, дип тырыштык.

– Сәнгать өлкәсендә нинди проблемалар күрәсез?

– Проблема юк, эшләргә кирәк! Бәлки, балалар яшендәге артистларга күбрәк игътибар итәргә, аларга ниндидер продюсер үзәге ачарга кирәктер дигән тәкъдим бар.

 


Ришат Төхвәтуллин: «Кайчагында «йолдыз» кебек ераграк булу кирәк»” язмасына фикерләр

  1. С удовольствием прочитал интервью. Вопросы толковые, к месту, с душой. Ответы искренние, тоже с душой. Нет в Ришате двоедушия и не было никогда. Чем он и подкупает, если речь идёт об интервью. Спасибо ему и интервьюеру.

Фикер өстәү