Ришат Төхвәтуллин яңа туган улы белән беренче очрашу кадрлары белән уртаклашты

Беренче тапкыр әти булган Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин «ВКонтакте» дагы үз битендә яңа туган улы белән беренче очрашу кадрларын бастырып чыгарды.

Артист хатынына һәм кечесенә юл мәңгелек булып тоелганын, палатага керер алдыннан алдан ук анализлар тапшырырга һәм теркәлү узарга кирәклеген сөйләде. Ришат зур ак роза бәйләме алып килгән.

«Хисләрне контрольдә тоту авыр. Шатлык яшьләрен тыярга ярамый», — дип китерә ТНВ җырчы сүзләрен.

Ришат Төхвәтуллин Башкортстаннан гастрольдән бала тудыру йортына 430 км араны узып кайткан.


Фикер өстәү