«Рамазан- игелекләр ае» хәйрия марафоны вакытында 4,2 миллион сумлык ярдәм җыелган

“Рамазан- игелекләр ае” хәйрия марафоны вакытында “Закят” фонды ярдәме белән 68 авыр хәлдәге балага һәм өлкәннәргә 4,2 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. Казанда мохтаҗларга 600 азык-төлек наборы таратылган. Ураза тотучыларга 1 мең күчтәнәч җыелмасы өләшенелгән һәм 13 ифтар мәҗлесе уздырылган.

Моннан тыш, 5 апрельдә Казан эчендә 30 маршрут автобусы 1 меңнән артык кешене бушлай йөрткән.


Фикер өстәү