Татарстан Идел буе федераль округында әйләнә-тирә мохит сыйфаты буенча лидер булды

Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы әйләнә-тирә мохит сыйфаты буенча Идел буе федераль округы төбәкләре рейтингын бастырды. Тикшеренү мәгълүматлары буенча, исемлекнең лидеры Татарстан булды, ул 118,84% җыйды.

Бу күрсәткеч һава һәм су сыйфатының уртача күрсәткече нигезендә исәпләнә. Шунысын да билгеләп үтү мөһим, узган ел Татарстан 118 % нәтиҗәсе белән җиденче урынны яулады.

Татарстаннан кала топ-5 төбәккә Псков (114,58%), Түбән Новгород (112,76%) һәм Киров (111,1%) өлкәләре, шулай ук Башкортостан (111%) кергән.


Фикер өстәү