Татарстанның атказанган артисты Илнар Сәйфиев шушы көннәрдә операция ясаткан. Җырчы чәч күчертеп утырту операциясенә тәвәкәлләгән. Бу хакта ул социаль челтәрләренең берсендә хәбәр итә.
«Әлегә шулайрак. Яздан утырттык, көзге сезонга әзерләнәбез», — дип язган ул.
Җырчының хәле яхшы. «Курыкмагыз, минем белән барысы да яхшы булачак. Тиздән минем чәчем булачак», — ди Илнар видеода.