Табиб без файдалы дип уйлаган ризыкның колбасадан зыянлырак булуын аңлаткан

Табиб-эндокринолог Екатерина Янг кайбер продуктларны сатып алмаска киңәш иткән. Шул ук вакытта белгеч нинди ризыкның организмга чамадан тыш күп тоз куллануга караганда да зуррак зыян салуын аңлаткан. Бу хакта “KazanFirst” яза.

Мәсәлән, майлы колбаса, еш һәм күп ашаган очракта, зарарлы продукт булып санала. Шуңа күрә күпләр бу ризыкны ашамаска тырыша. Әмма майлы колбасадан да зыянлырак ризыклар бар. Мәсәлән, ПП-батончик. Кайберәүләр аны десерт урынына гына түгел, бәлки төп ризык урынына да куллана.

Мондый батончиклар составында шикәр, пальма мае, бодай оны, тәмләткечләр, консервантлар, башка зарарлы матдәләр бар. Алар симерү. матдәләр алмашы бозылу, йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгу куркынычын арттыра.

Моннан тыш белгеч составында компонентлары 2-3тән күбрәк булган ризыкны кулланмаска киңәш итә. Мәсәлән, аш-пюреларны, чөнки аларда тәмләткечләр һәм өстәмәләр күп. Хәтта гадәти тозга да, яраклылык вакытын озайту, катып, ташка әйләнүен булырмау өчен, махсус матдә өстиләр.


Фикер өстәү