Путин Ибраһим Раиси белән Якын Көнчыгыштагы хәлләрнең киеренкеләнүе турында сөйләшкән

Россия Президенты Владимир Путин һәм Иран Президенты Ибраһим Раиси телефон аша сөйләшкән. Сөйләшү барышында алар Израиль Иранның Дәмәшк шәһәрендәге илчелегенә һөҗүм иткәч, Иран тарафыннан җавап чаралары күрелгәннән соң Якын Көнчыгыштагы хәлләрнең киеренкеләнүе турында фикер алышкан.

“Владимир Путин, барлык якларның, сабырлык күрсәтеп, бөтен төбәкне һәлакәткә китерердәй яңа киеренкелеккә юл куймаячагына ышаныч белдергән”, – дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Раиси әйтүенчә, Иран җавап гамәлләре кылырга мәҗбүр булган, әмма Тәһран киеренкелекне алга таба көчәйтергә теләми.

Дәүләт башлыклары билгеләп үткәнчә, Якын Көнчыгышта бүгенге хәлләрнең төп сәбәбе булып Палестина белән Израил арасындагы низагның хәл ителмәве тора. Алар Россия Федерациясе һәм Иранның Газзә секторында утны кичекмәстән туктату, гуманитар хәлне җиңеләйтү, кризисны сәяси-дипломатик ысул белән җайга салу өчен шартлар тудыру ягында булуын әйткәннәр.


Фикер өстәү