Украинаның кибер-террорчылары Казандагы редакция сайтын «ваткан»

Украинаның кибер-террорчылары “Казанский репортер” сайтын “ваткан”. Сайтның төп битенә алар портал хуҗалары өчен мәгълүмат урнаштырган. Җинаятьчеләр аны “ачу” өчен бер биткоин күчерүне таләп итә. Моның өчен алар сайт администраторларына 14 сәгать чамасы вакыт биргән. Сайт “шапка”сына акча күчерү өчен реквизитлары урнаштырылган, дип яза “KazanFirst”.

Басманың баш редакторы Антон Райхштат агентлык хәбәрчесенә порталны “вату”ларын раслап, башка массакүләм мәгълүмат чаралары сайтларына да мондый куркынычның янарга мөмкин булуы турында кисәткән.


Фикер өстәү