Тәтеш районының Кече Тормы авылында ФАП яңартыла

“Сәламәтлек” илкүләм проекты буенча Тәтеш районы Кече Тормы авылында фельдшер-акушерлык пункты капиталь төзекләндереләчәк. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бинаның тәрәзәләре, җылыткыч, радиаторлары һәм барлык торбалары алыштырылган инде. Хәзерге вакытта төзүчеләр идән, түшәм һәм диварларны төзекләндерү белән мәшгуль.

Капиталь ремонттан соң авыл халкы заманча шартларда медицина ярдәме ала башлаячак. Биредә шулай ук вакцинация, диспансеризация һәм профилактик тикшеренүләр узарга мөмкин булачак.

Шулай ук быел Ямбакты авылында да “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты буенча фельдшер-акушерлык пункты капиталь төзекләндереләчәк.

Исегезгә төшерәбез: “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты буенча “Россия Федерациясендә сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел буынын модернизацияләү” федераль проекты 2022 елдан бирле хәл ителеп килә. Максаты – халыкка яшәү урыны, уку яки белем алу урыны тирәсендә кирәкле медицина ярдәм күрсәтүне оештыру. Илкүләм проектлар, Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2019 елдан бирле тормышка ашырыла.


Фикер өстәү