Татар теле буенча Халыкара олимпиада гран-при ияләре билгеле

17-20 апрельдә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча XI Халыкара олимпиада узды. Җиңүчеләрне бүген Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында бүләкләделәр.

Быел олимпиадада Татарстан районнарыннан, Россиянең 27 төбәгеннән һәм 5 чит илдән барлыгы 500 укучы һәм студент көч сынашты.

Төп бүләк — гран-прига өч кеше лаек дип табылды. Алар — Кыргызстаннан Зөлфия Шәрәфетдинова, Башкортстаннан Илдан Кәлимуллин һәм Татарстаннан Рәйсә Абдуллина. Гран-при ияләре диплом һәм 30 меңлек сертификатлар белән бүләкләнде.


Фикер өстәү