Рөстәм Миңнеханов пилотсыз очкычлар һөҗүме турында: «Уяу һәм игътибарлы булырга кирәк»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә 17 апрельдә республикада булган пилотсыз очкычлар һөҗүмен шәрехләде.

Аның сүзләренчә, Украина Кораллы Көчләре республикабыз объектларына һөҗүм итәргә омтыла.

— 17 апрельдә дә сәнәгать объектларына һөҗүм ясалды. Ләкин ул республика территориясендә ПВО чаралары тарафыннан юк ителде. Иң мөһиме — зыян күрүчеләр юк, — диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларын, предприятиеләр җитәкчеләрен бөтен куркынычсызлык чараларын гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә кушты. Моннан тыш ул хезмәт коллективларында һәм халык арасында куркыныч игълан ителгән очракта эш итү тәртибе турында даими аңлату эше алып барырга чакырды. Татарстан Рәисе һава һөҗүмнәреннән саклану урыннары турында мәгълүмат булырга тиешлеген искәртте, гадәттән тыш хәлләр вакытында тынычлык һәм тәртип саклауны тәэмин итәргә кушты.

— Уяу һәм игътибарлы булырга, әмма коткы таратмаска кирәк. Ситуация контрольдә, — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов пилотсыз очкычны халык күреп алуын һәм махсус хезмәтләргә хәбәр итүен дә искәртте.

— Татарстанлыларның мондый хәлләрдә үзләрен тотуы бик мөһим. Бу безнең республика, бу безнең ил. Аны кем якларга тиеш? Без, әлбәттә!» — диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү