Укучыбыз сорый: Путиннан котлау һәм акчалата түләү бармы?

Быел миңа 90 яшь тула. Минем кебекләргә Россия Президенты Владимир Путиннан котлау һәм акчалата түләү бармы?

Миңнехан НУРИЕВ.

Балык Бистәсе районының Биектау авылы

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән:

– 90 яше тулучыларга аерым акчалата түләү каралмаган. Юбилярга котлау открыткасы тапшырыла. Район тарафыннан өстәмә бүләк булырга мөмкин.

Равил СӘХӘПОВ, Балык Бистәсе районының Биектау авыл җирлеге башлыгы:

Миңнехан Нуриевка май аенда 90 яшь тула. Без бу хакта беләбез. Безнең авыл җирлегендә яшәүче, 80, 85 яше тулучы һәм аннан да өлкәнрәк юбилярларның исемлегеналып барабыз. Аларны авыл җирлеге исеменнән барып котлыйбыз. Бүләк тапшырабыз. Авылда өлкән кешеләргә карата ихтирам зур.


Фикер өстәү