Гомәр Даутов: Рабит Батулланың иң зур хатасы тарихи яссылыкта ята

Татарстан Язучылар берлегенең әдәби ел йомгаклары кысасында проза буенча ясалган чыгышымда сүзләр әйтелеп бетмичә калды. Чөнки вакытны бик кыска куйдылар, ә укылган әдәбиятның күләме, Аллага шөкер, бик зур иде.

Яхшысы бар, күңелгә бик ятып бетмәгәне бар, үзенчә, прозаның яшәешен ачыклардай иң характерлы әсәрләргә тукталырга тырыштым, күпләре телгә алынмый калды. Шундыйлардан Рабит Батулланың «Әҗем хан» хикәясен әйтергә кирәк. Бердән, әдип Казан дәүләтендә барган иҗтимагый-сәяси процессларны бик гадиләштереп тасвирлый, еллар дәвамында һәм бик күп факторларны эченә алган вакыйгаларны һәм шәхесләрне мәгърифәтчелек әдәбиятындагыча тормыш закончалыкларына түгел, автор әйтергә теләгән фикергә буйсындырып бирә. Себер ханының алты (!) шымчысы кереп, үз канцелярияле, таможня хезмәте, казначылыгы һәм, ахыр чиктә, куркынычсызлык хезмәте, кыскасы, дәүләтчелекнең тулы дөньяви институтлары булган илне кыска вакыт эчендә эчтән таркатулары мөмкин хәл түгел. Аерым бер провинция шәһәрендә берничә кеше моны эшли дә алган булыр иде, ләкин олы бер ханлыкның башкаласында? Белмим.

Үзгәрергә кирәк(ми): Z буынын әдәбиятка ничек җәлеп итәргә?

Ярар, монысы, кем әйтмешли, «дело хозяйское». Язучының иң зур хатасы тарихи яссылыкта ята, алай гына да түгел, Казан ханлыгының тарихын аңлауда һәм аңлатуда бөтенләй ялгыш юлга кертеп җибәрә. Эш менә нәрсәдә: Батулла Мөхәммәт Әмин хан белән шагыйрь Мөхәммәдьярны конфликтка кертә һәм, янә мәгърифәтчеләрчә, ягъни үзе әйтергә теләгән фикерне үткәрер өчен, геройларны үз ихтыярына буйсындыра. Ханның ачуын китергән шагыйрь, бөтен мал-мөлкәте тартып алынып, бөтен вазыйфаларыннан азат ителеп, гади зират сакчысы хәленә төшерелә һәм, ахыр чиктә, шул хәлдә дә Мөхәммәт Әминне дошманнары эзәрлекләгәндә кабергә яшереп торып, үлемнән саклап кала. Хан гаять мескен, җебегән, куркудан кешелеген югалткан итеп тасвирлана. Ләкин Мөхәммәдьярның «Нуры содур» поэмасында:

Мөхәммәт Әмин кабрендә, и шәһрииар,

Мөҗәвир ирүрмән баш булуб зар,

дигән сүзләргә нигезләнеп, шагыйрьне гади һәм түбәнсетелгән, кимсетелгән итеп аңлауның хата икәнен танылган текстолог – галим Раиф Мәрданов филология фәннәре докторы Мәсгуд Гайнетдин сүзләренә нигезләнеп инкарь итә: «Максудиның «Могҗизнамә» исемле зур күләмле әсәрен өйрәнеп, текстологик басмага әзерләгән галим Мәсгуд ага Гайнетдин «Максуди» псевдонимы астында Мөхәммәт Әмин хан иҗат иткәнлеген шактый дәлилләп язган иде. Ул, аерым алганда, Мөхәммәдьяр Мөхәммәт Әминнең иҗатына ияргәнен һәм ике автор әсәрләре арасында тыгыз бәйләнеш барлыгын раслады… Гарәп телендә «мөҗәвир» сүзенең мәгънәләре күп, арада «остазның рухи шәкерте» дигәне дә бар бит». (Гыйлем хакка илтер (Мөхәммәтәмин) Казан: «Милли китап» нәшр., 2016, төзүчесе, басмага әзерләүче һәм мәкаләләр авторы – археограф, текстолог Р.Мәрданов). Ягъни, аңлашылганча, Мөхәммәдьяр һич кенә дә без күзаллаган кабер сакчысы, зират себерүче түгел, ә остазының рухи эшчәнлеген дәвам иттерүче икән.

Суфичылык шигъриятенең хикмәтле һәм катлаулы телен, читләтеп әйтү үзенчәлекләрен аңламаудан туган туры мәгънәдә аңлау совет чорында югары даирә вәкилләрен, хакимият әһелләрен һәрвакыт тискәре кабул ителү белән дә көчәйтелде. Сыйнфыйлык теориясе ноктасыннан хан һәрвакыт явыз, мескен шагыйрьне эзәрлекләүче буларак тәкъдим ителергә тиеш иде. Түбәнрәк катламнан булган Мөхәммәдьяр исә, шагыйрь буларак та, изелгән, халык бәхете өчен эзәрлекләнүче буларак укучыга җиткерелде. Һәм «Әҗем хан» хикәясендә бу ике шәхеснең нәкъ шул рәвешле чыгыш ясавында олуг әдип Рабит аганың һич кенә дә гаебе юк, ул рәсми «Татар әдәбияты тарихы»ның борынгы һәм урта гасырларына багышланган томнарына таянып эш иткән.

Берәр әсәр укыгач, тәэсирләрне, фикерләрне мин таныш язучы яки журналист белән уртаклашам, үзенә күрә апробация үткәрәм. Марат абый Әмирхан хакында сүз кузгаткач, бөтенесе беравыздан: «И-и, олы кеше бит инде ул, кагылма инде», – диләр. Җәмәгать, аңлагыз, Марат абыйга ничек кагылыйм ди! Шушы яшьтә шундый иҗат активлыгын саклап калуы бары тик соклану гына уята, хөрмәткә лаек могтәбәр аксакал лабаса ул!

Ләкин «Яугирә» романы – әдәбият бит, ул аерым, мөстәкыйль тормыш белән яши. Ләкин «… озынчарак аксыл йөзле, гүзәлдән-гүзәл әүсафе җәмиләи шаһинә карап тора», «Бусысы үзенә бер кабатланмас әһле һөнәри нәфисә», «Бу соң гайре җаиз хәл ләбаса!» дигән гыйбарәләр күп булган роман, элеккеге затлы телдән инде киткән укучыдан аерым, үзенә генә тулы мөстәкыйльлектә яшәмиме икән?

ХХ йөз башында «Сәнгать – сәнгать өчен» теориясе популяр була, аның тарафдарлары, әдәбият тормыш-көнкүрештән өстен һәм аның игътибарын бары мәхәббәт һәм табигать кенә җәлеп итәргә тиеш, дип санаганнар. Галимҗан Ибраһимовның «Диңгездә», «Сөю-сәгадәт» әсәрләре шул теориягә ияреп язылганнар. «Яугирә»дә Бану сылуны кытай тегүчеләре киендергәнне, аның күлмәкләрен, кызның мәхәббәт турындагы уйлануларын, хисләрен тасвирлаган озын-озак өлешләрне укыганда, ирексездән шул теория искә төшә.

«Казан утлары» журналында рәхмәт яугыры Марсель Галиев алып бара торган «Хатлар яздым утырып» сәхифәсе бар. Менә кайда әдәби гамь, атмосфера, сәнгать сулышы, аның йөрәк тибеше! И-и, булган да инде заманалар! Үзе бер остаханә, хәзер исә, Рифә Рахман «Тәнкыйть кирәксез шәйдер» рисаләсендә билгеләгәнчә, «Гомәрнең үз язу стилендә дә «мин генә беләм»лек кычкырып торган», Рәдиф Гаташ әйтмешли, «Алабугадан ниндидер бер доцент»ның килде-китте язмаларына калдык бугай…

Гомәр Даутов


Фикер өстәү