Эркимбековалар гаиләсе: Әлегә алар тәрбиягә алынган икәнлекләрен белми

Ятимнәр йорты. Шушы йортка бер генә барсаң да, күңел бөтенләй үзгәреп кайта. Бар җаныңны айкый торган урын ул. Кулыңдагы күчтәнәчләр дә мөһим түгел, ишектән килеп керүеңне күргән бала иң элек «мама» ди. Мине күтәреп ал дип, сиңа үрелергә торулары…

Үзебезнеке!

Эльмира һәм Эльвира Эркимбековалар – игезәк кыз туганнар. Тышкы кыяфәтләре генә түгел, тормыш юллары да охшаш. Бертуган егетләргә кияүгә чыккан, икесе дә үз балалары янына ятимнәрне дә сыендырган. Дөрес, баштарак бала алып тәрбияләү уйларында да булмый. Эльмиралар гаиләсендә малай, Эльвираларда кыз туа. Моның белән генә туктап калырга җыенмыйлар, әлбәттә. Әмма табиблар кисәтә: икенче күтәреп бетерә алмау куркынычы бар. Шулай итеп, ирләре белән киңәшләшәләр дә тәрбиягә бала алырга уйлыйлар.

– Без – кыз, туганнарым малай алып кайтты. Ул балаларны ничек яратканыбызны белсәгез иде. Ятимнәр йортыннан алган кебек тә түгел, – ди Эльмира. – Аллаһы Тәгалә күктә ул сабыйларны ничек итеп бүлә торгандыр инде. Нәкъ үзебезгә охшап торганы, туры килгәне эләкте бит. Ул балаларны алып кайткач, мулла чакырып, исем куйдырдык. Әлегә алар тәрбиягә алынган икәнлекләрен белми. Чит кешеләр әйтеп йөрәкләрен яралаганчы, үсә төшкәч, үзебез сөйләрбез дип торабыз.

Бәхет бит ул!

Яшел Үзәннең Норлат авылында гомер итүче Рәйсә Миңнуллина гаиләсендә 20 бала тәрбияләнә. 18 яше тулса да, берсе дә читкә чыгып китмәгән. Туган оялары итеп шушы гаиләне кабул иткәннәр.

– Мин еш кына, кем кайда эшли, шуннан ташый, дияргә яратам. Ятимнәр йортында эшләгәч, мин өйгә балалар алып кайттым инде. Әле дә ярый шул сабыйларны сыендырганбыз, дим. Елдан-ел ирем белән дөрес юлда икәнемне аңлыйм. Күпләр, акча өчен алалар, дип тә әйтә. Әмма йөрәгеңдә ярату булмаса, балаларны тәрбияли алмыйсың. Алар бит бик акыллы. Җылы карашны, үзләренә булган мөнәсәбәтне шундук сизеп ала, – ди Рәйсә апа. – Өебез зур, күңелебез киң безнең. Инде сәламәтлек кенә булсын. Балалар «әни», «әти» дип кенә тора. Иремне тагын да катырак яраталар әле. Гаиләбез белән бер генә чарадан да читтә калмыйбыз. Россия, республикакүләм бәйгеләрдә катнашабыз. Тагын шунысы бар: безнең гаиләдә бик күп милләт баласы яши. Бер-беребезгә хөрмәтебез зур. Һәр бала үзенең теле, дине, милли ризыгы турында белеп үсә. Бездә рәхәт икәнен яшермиләр. Мин бик сөенәм инде. Кулымнан килсә, бер генә баланы да ятим итмәс идем. Янәшәмдәгеләргә дә шуны киңәш итәм. Күңелегезгә тынгы тапмасагыз, яшәү ямен югалтсагыз – ятимне бәхетле итегез. Алар өйгә кайткач, тормыш башкачага әйләнә. Яши башлыйсың. Авыртулар юкка чыга, бу сабыйларның гаиләләрендә күргәннәрен ишеткәч, башка мәшәкатьләр чүп кенә икән, дисең.

Мин әнине озак көттем

Казанда яшәүче Наиләгә (исеме үзгәртелде) – 30 яшь. Әнисе тууга ук ташлап калдырган. Кыз 8 яшенә кадәр ятимнәр йортында үскән.

– Дөньяда иң авыр хис – ятимлек. Тудырган баласын ташлап киткән кешене берничек тә аклый алмыйм. Ятимнәр йорты салкын урын булып истә калган. Күңел дә өшеп торды, кешеләрнең карашы да суык иде, яткан урын да туңдырды. Әни кочагы түгел инде, – дип сөйли Наилә. – Мин ятимнәр йортында бары тик бер генә кешедән җылы тойдым. Ул тәрбияче Мәрьям апа иде. Мине бик яратты. Ә мин шул хискә сусаган! Ике тапкыр үзләренә кунакка да алып кайтты. Тик ире: «Ятим бала ташыма монда», – дияр иде. Минем бик тә аның белән яшисем килде. 8 яшемдә мине бер гаилә тәрбиягә алды. Татарстанның бер районына кайтып киттек. Бу йортта әби белән бабай да бар иде. Нигәдер алар мине яратмады. Үксез бозау дип атадылар. Кызганыч, анда озак яши алмадым. Әнием юл фаҗигасендә вафат булгач, әти мине кире илтте.

Наилә үз башыннан узганнарны еламыйча сөйли дә алмый. Күз яшьләрен түккәч, күңелгә рәхәт булып китә, ди ул. Ә аннары өстәп тә куя: «Ул яшьләрем каян чыгадыр – белмим дә. Һәр төн әниемне көтеп елар идем. Бетәргә тиеш иде бит инде».

12 яшендә кызны тагын бер гаилә тәрбиягә ала. Роза һәм Идрис абыйлар гаиләсенә балалар йортыннан берьюлы өч кыз күчеп кайта.

– Уртак телне тиз таптык. Әмма Роза апа белән Идрис абыйга әти-әни дип дәшә алмадым. Ул сүзнең иң кадерле кешегә генә әйтеләсен аңлар яшьтә идем инде. Шөкер, андый кешеләр барыбер табылды. Иремнең әти-әнисе алар. Бәхетнең бары тик гаиләдә икәнен беләм. Әти-әниле кешенең генә адымы нык кебек. Ирем белән тавышланмыйбыз да. Ул нидер әйтсә дә, бер дә зурга җибәрмим. Өч сабыемның бәхетле яшәвен телим, – ди Наилә. – Үз әниемне эзләргә дә уйлаган идем. Интернетта бер төркемгә бу хакта язып та куйдым. Әмма соңрак туктап калдым. Башта ташлап, аннары сабыен эзләмәгән әни миңа нигә кирәк? Хәзер мин аңа кирәкме?

Наилә үзе дә тәрбиягә берәр ятим кыз бала алмакчы. Аны әниле итәсе килә. Үзен бәхетле иткән кебек.

САН

Россиядә 932 балалар йорты исәпләнә. Узган елгы мәгълүматларга караганда, Россиядәге балалар йортларында 31,6 мең бала тәрбияләнә. 2022 елда бу сан 2,5 меңгә күбрәк булган. 2023 елда 43 меңнән артык сабыйны гаиләләргә тәрбиягә алганнар.

 

Бала түбәндәге очракларда караучысыз калган дип санала:

– әти-әнисе вафат булса;

– әти-әнисе вазыйфасын үтәүдән баш тартса;

– әти-әнисе иректән мәхрүм ителсә;

– суд карары буенча әти-әни хокукларыннан мәхрүм ителсә;

– суд тарафыннан әти-әнисенең эшкә яраксыз дип танылса;

– әти-әнисе мәҗбүри рәвештә ниндидер авырудан дәваланса.

 

Тәрбиягә бала аласы килгән кешегә нишләргә?

Үзегез яшәгән районның опека һәм попечительлек бүлегенә гариза калдырырга кирәк. Гаризага үзең турында, эш урыныннан соңгы 1 елга уртача хезмәт хакы, медицина белешмәсе, тәрбиягә бала алучы әти-әниләр өчен махсус курс үтү хакында белешмә теркәлә. Опека бүлекләрендәге белгечләр бу хакта тулырак аңлатып бирәчәк.

 

Уллыкка алумы әллә опекунлыкмы?

Опекага алган баланы 18 яше тулганчы тәрбиялисе. Ә уллыкка алынган бала гаилә әгъзасы статусына ия.

Опекага алу мәгариф идарәсенең опека һәм тәрбиягә алу бүлегендә гамәлгә ашырылса, уллыкка алуны суд ярдәмендә генә башкарып була.

Опекага алынган бала 18 яше тулганчы опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре тарафыннан даими тикшерелеп тора, ә уллыкка алынган бала баштагы 3 елда гына күзәтү астында була.

Опекага алынган баланы тәрбияләү өчен дәүләт матди ярдәм күрсәтә (мәктәп яшенә кадәр – 10 мең 740 сум, укучыларга – 12 мең 384 сум), уллыкка алынган баланы тәрбияләү өчен ата-ана бары тик үз көченә генә ышана ала.

1 яше тулмаган баланы уллыкка алучылар аның туган көнен дә үзләре билгели ала. Шулай ук исем-фамилия, хәтта әтисенең исемен дә бирә алалар.

Опекага алынган баланы тәрбияләү өчен дәүләт матди ярдәм күрсәтә, уллыкка алынган баланы тәрбияләү өчен ата-ана бары тик үз көченә генә ышана ала.

 

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада әти-әнисез калган сабыйлар өчен 13 оешма эшли. Татарстанда 2023 ел ахырына 8829 ятим бала исәпләнгән. Аларның 8324е тәрбиягә алган гаиләләрдә, 403е ятимнәр йортларында яши. 2022 елда ятимнәр йортында яшәүчеләр саны 468 булган. Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец сүзләренчә, 2023 елда республикада әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган 742 бала ачыкланган. Алар арасында 230ы тома ятим. Калганнарының әтисе яки әнисе бар.

 

 


Фикер өстәү