Тукай районы башлыгын СИЗОдан хастаханәгә озатканнар

Тукай районы башлыгын Фаил Камаевны Чистай СИЗОсыннан Чаллыдагы хастаханәгә китергәннәр. Ул хәленең начарлануына зарланган, дип хәбәр итә Сhelny-biz.ru чыганаклары.

Исегезгә төшерәбез, түрәне 18 июньгә кадәр СИЗОга җибәргәннәр иде. Аны аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаеплиләр. Тикшерү версиясе буенча, 2022 елда Камаев бер коммерция оешмасы вәкиленнән гомуми суммасы 1,3 млн сумнан артык булган законсыз бүләкләүне алган. Район башлыгы үз чиратында фирмага район территориясендәге төрле объектларда төзелеш эшләрен башкаруга подряд шартнамәләрен төзүгә һәм вакытында түләүгә булышлык күрсәткән.

Тукай районы башлыгы Фаил Камаевны 2 айга Чистайдагы СИЗОга җибәргәннәр


Фикер өстәү