Оборона министры урынбасары алган ришвәт күләме миллиардтан артыграк булырга мөмкин

Оборона министры урынбасары Тимур Ивановның төрле хезмәтләр рәвешендә алган ришвәт күләме 1 миллиард сумнан артыграк булырга мөмкин. Бу хакта “ТАСС” хокук саклау органнары мәгълүматларына таянып яза.

Әлеге суммага зур подрядчылар тарафыннан бирелгән матди байлыклар һәм күрсәтелгән хезмәтләрнең керүе билгеләп үтелгән. Оборона министры урынбасарының ришвәт алу чоры буларак 2018 елдан 2023 елга кадәрге чор билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез: Иванов ике көн элек Оборона министрлыгы коллегиясендә катнашкан, ә шул ук көнне кичен изоляторга эләккән. Кичә иртән аны 2 айга СИЗОга җибәргәннәр. Суд министр урынбасарын аеруча зур күләмдәге ришвәт турында эш буенча кулга алган. Әмма тикшерүчеләр бу җәһәттән тәфсилле мәгълүматлар бирмәгән әле.

Иванов үзе ришвәт алу турында эш буенча гаепле булуын танымаган.

Шойгуның урынбасары Тимур Иванов ришвәт алуда шикләнеп тоткарланган


Фикер өстәү