Рөстәм Миңнеханов: Төп мәктәп белеменнән башка бернинди инженер да була алмый

Яхшы база мәктәп белеме булмаса, квалификацияле инженер кадрларын әзерләү мөмкин түгел, мәктәпләрне реформалау буенча җитди эш алып барырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «Югары нефть мәктәбе» фәнни-белем бирү үзәге мәйданчыгында уза торган алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмәдә әйтте.

«Балаларыбызны бүген кирәкле фәннәрдән белем алырга омтылдырырга кирәк. Монда бергә эшләү һәм тиешле карар кабул итү мөһим», — дип саный республика җитәкчесе.

Шунлыктан, дип дәвам итте ул, түбәндәге хәл килеп чыкты: югары уку йортлары үз тормышлары белән яши, товар җитештерүчеләрнең үз яшәеше.

«Әлбәттә, алар зарлана, беренчедән, белгечләр җитми, икенчедән, белгечләрнең квалификациясе җитештерүчеләрнең ихтыяҗларына туры килми», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук инженерлар әзерләү өчен лабораторияләргә, ресурс үзәкләренә акча кертергә кирәк, дигән фикер белән уртаклашты.

«Без инженерлык белгечлекләрен әзерләү өчен күпкә күбрәк акча кирәклеген аңларга мәҗбүр. Инженер өчен лабораторияләр кирәк. Ул лекцияләр генә тыңларга тиеш түгел. Ул лабораториядә, тикшеренү үзәкләрендә эшләргә тиеш», — диде ТР Рәисе.

Бүгенге көндә республикада белгечләр әзерләү өчен 50гә якын ресурс үзәге булдырылган. Шулай ук ТРның биш югары уку йорты базасында алты алдынгы инженерлык мәктәбе эшли, алар барысы да заманча лабораторияләр белән җиһазландырылган, анда уку процессы гына түгел, тикшеренү күнекмәләре дә оештырылган.

«Бу бик мөһим», — дип ассызыклады ТР Рәисе, университет һәм товар җитештерүче мәнфәгатьләре берләшмәсә, берни дә килеп чыкмаячагын искәртеп.

Семинар-киңәшмә «Югары нефть мәктәбе» фәнни-белем бирү үзәге мәйданчыгында уза, модератор булып Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

/Татар-информ


Фикер өстәү