Спас районында «Бердәм Россия көн» узды

 

Спас районында “Бердәм Россия көне” узды. Очрашулардан тыш, җирле халык депутатлар гозерен җиткерә алды, табибларга күренде. Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм туризм, спорт, патриотик тәрбия мәсьәләләре буенча 12 урында оештырылган чараларда Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Парламент башлыгы Болгарга килгәч, Спас районы үзәк хастаханәсенең капиталь төзекләндерелгән кабул итү-диагностика бүлеге бүлеген барып күрде. Дәүләт Советы Рәисе “Олимп” спорт комплексында мәктәп командалары арасында партиянең төбәк бүлеге кубогына узган волейбол буенча ярышында катнашучылар белән очрашты һәм җиңүчеләрне котлады. Спас тармак технологияләре техникумында исә “Абилимпикс 2024” төбәк чемпионатында җиңүчеләрне тәбрикләде.

ЗАГСның район бүлегендә 55 ел бергә гомер иткән Галәветдинов һәм Натфуллиннар, чирек гасыр элек гаилә корган Высокинский һәм Любимовларны зурладылар. «Сез күп милләтле Татарстанда традицион гаилә кыйммәтләрен саклыйсыз, балаларыгызга, шулай ук барлык яшь гаиләләргә үрнәк булып торасыз», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу көнне Спас районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә –Советлар Союзы һәм Россия Геройлары Борис Кузнецов, Дамир Исламов, Дамир Гыйлемханов исемнәрен йөртүче батальоннарда хезмәт итүче якташларыбызга гуманитар йөк җибәрделәр. Ярдәмне егетләрнең теләкләрен исәпкә алып, Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы, Дамир Исламов исемендәге фонд һәм Спас районындагы «Социальное благополучие» оешмасы бергәләп җыйган.

“Мондый очрашуларның максаты – кешеләр белән ничек тә күбрәк аралашу, бурычлар һәм проблемалар буенча фикер алышу, халыкның теләген ишетү, – диде Фәрит Мөхәммәтшин партия активы һәм район депутатлары белән очрашуда. – Татарстан дустанә булмаган илләрнең җитди басымы шартларында үсә. Шул ук вакытта күп кенә тармаклар буенча социаль-икътисадый күрсәткечләрне саклау гына түгел, арттыруга да ирештек. Һәрбер районның хезмәт сөючән халкы Татарстанны уңышлы үстерүгә хәленнән килгәнчә өлеш кертә”.

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президенты сайлауда актив катнашкан өчен Спас районында яшәүчеләргә рәхмәт белдерде, шулай ук быел сентябрь аенда җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау үткәреләчәген искәртте.


Фикер өстәү