Лилия Гаянова: «Битарафлык хайваннарның сәламәтлегендә чагыла»

Алар хайванның борчуын күзеннән, күшәвеннән, борыныннан аңлый. Сүз мал табиблары турында бара. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан, ветеринария табибы, грумер Лилия ГАЯНОВА белән хайваннарда була торган авырулар, тәрбияләүдәге хаталар һәм груминг эшчәнлеге турында сөйләштек.

– Сез – грумер. Иң элек аның нәрсә икәнен аңлатып китсәгез иде.

– Груминг ул – хайваннарны карау буенча процедуралар комплексы. Әйтик, хайван йонын чистарту, кисү, аның тешләрен һәм колакларын чистарту, тырнакларын кисү, тире паразитларыннан арындыру. Грумингка гадәттә эт-мәчеләрне китерәләр, әмма куяннарны йә башка кимерүчеләрне дә китергәннәре бар.

– Грумер ветеринардан нәрсәсе белән аерыла соң?

– Ветеринария табибы йорт хайваннарын дәвалый, терлекләрдәге авыруларны кисәтә, операция ясый, кайвакыт хайван ашый торган продукцияне дә тикшерә. Грумер исә – хайваннарның тышкы кыяфәтен караучы белгеч. Бүген ул ветеринария белеменнән башка да эшли ала. Аның өчен ике атналык махсус курслар узу да җитә. Әмма грумерның ветеринария белеме булса, яхшырак. Мисал өчен, беренче югары белемем буенча мин – мал табибы. Шуңа күрә ике сәгатьлек груминг процедурасы үткәрүдән тыш, кечкенә дусларыбызның сәламәтлегенә дә игътибар итәм. Чир билгеләрен күрсәм, хуҗаларын махсус белгечкә җибәрәм.
– Ветеринария табибы булып алты ел эшләгәннән соң, ни өчен нәкъ грумер юлын сайладыгыз?

– Башта хайваннар авыруларына каршы көрәш буенча республика станциясендә, аннары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә эшләдем. Шуннан соң берничә ел клиникада ветеринария табибы булып хезмәт куйдым. Ә 2011 елда Мәскәүдә груминг курсларын үтеп, яңа һөнәр үзләштердем. Ул вакытта ветеринарлар күп, ә грумерлар юк иде диярлек. Шуңа күрә эт-песиләрнең йоннарын матур итеп кисәргә миңа туры килә иде. Грумингка ихтыяҗ да артканнан-арта барды. Нәтиҗәдә 12 елдан артык грумер булып эшлим: үз студиямне булдырдым, хәзер моңа башкаларны да өйрәтәм. Кыскасы, һәр өлкәдә яңалыкка омтылырга кирәк.

– Практик сорауларга да күчик әле. Гадәттә кешеләр, үзләренең яраткан хайваннарын тәрбияләгәндә һәм ашатканда, нинди хаталар җибәрә?
– Алар йорт хайваннарын үз балалары кебек күрә: иркәләп бозып бетерә, йә артык ашата, йә хайваннарга ярамаган ризыкны бирә. Шул сәбәпле аллергия, артык авырлык, йөрәк яки буыннар белән проблемалар барлыкка килә. Ә грумингка килгәндә, кешеләр, дүрт аяклы дусларын кызганып, тырнакларын вакытында кисми, йә йоннарын чистартмый. Артык озын тырнаклар аркасында хайваннарга йөрергә дә уңайсыз, буыннары да авыртырга мөмкин. Битарафлык хайваннар сәламәтлегенә бик нык тәэсир итә.
– Песиләр һәм этләр гадәттә нәрсә белән авырый?

– Эт-песиләрдә соңгы вакытта шешләр еш күзәтелә. Алар шулай ук вируслы инфекцияләр белән авырый. Этләрдә күбрәк парвовирус энтериты, парагрипп инфекцияләре очрый. Моннан тыш, этләр пироплазмоз (бабезиоз) белән дә авырый. Бу паразитар кан авыруы талпан тешләве белән күчә һәм  хәлсезлек, югары температура симптомнары аша күзәтелә. Песиләрдә бөер авырулары да еш очрый. Моннан тыш, аларда панлейкопения, ринотрахеит, калицивироз, коронавирус гастроэнтериты, вирус перитониты, лейкоз кебек вирус инфекцияләре дә очрый. Песиләр этләргә караганда лишай белән дә ешрак чирли.

– Авылдагы терлекләргә килсәк…

– Хайваннарның барысына да ел саен котыру авыруына каршы вакцина ясатырга кирәк. Котыру авыруы кыргый һәм йорт хайваннарында гына түгел, кешедә дә булырга мөмкин. Бу уңайдан Республика ветеринария хезмәте ел саен котыру авыруына каршы бушлай вакцинация үткәрә. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә кеше дә йоктыра алу ихтималы булган авырулар турында белеп торырга кирәк. Мәсәлән, мәче токсоплазмозы, эт һәм мәче лямблиозы, криптоспоридиоз һ.б. Бу авырулар протозой инфекцияләр рәтенә (паразитлар китереп чыгарган инфекцияләр. – Авт.) карый.
– Сыер, ат һәм шундый зур малларда нинди авырулар киң таралган?

– Сыерларга килгәндә, барысы да аларны тоту һәм ашату шартларына бәйле. Әгәр аларны пычракта һәм дым күп булган урында тоталар икән, проблемалар теләсә кайсы яктан килеп чыгуын көт тә тор. Әгәр дә чистада тотып, дөрес ашатсалар, чирләр дә юк диярлек. Сыерларда нәкъ бозау тудырудан соң төрле чирләр калкып чыгарга мөмкин. Әйтик, сөт комасы (бу нерв авыруы, хайван организмының күп органнары һәм системаларының параличы белән үрелеп бара. – Авт.), мастит (сыерларның күкрәк бизләре тукымаларында барган ялкынсыну процессы. – Авт.).

– Эре маллар яхшы үссен өчен, аларны ветеринарга елына ничә тапкыр күрсәтәсе? Нәрсәләр ашатасы?

– Сыерларга, әйтик, елына ике тапкыр (язын һәм көзен) профилактик чаралар үтәргә кирәк, шул исәптән аллергия тикшеренүләре һәм лейкоз, туберкулез, бруцеллезга кан тикшеренүләре. Шулай ук котыру авыруына каршы һәм Себер чиреннән (ул – барлык төр авыл хуҗалыгы һәм кыргый хайваннарның, шулай ук кешенең аеруча куркыныч йогышлы авыруы. – Авт.) вакцина ясату да мөһим. Билгеле, бөтен төр хайваннарга булган кебек, сыерларга да бары тик сыйфатлы азык ашатырга кирәк.

– Күпләр, хайваннарга шуның кадәр акча тоту кирәкме инде, дияргә мөмкин. Шулай да, йорт хайванын асрау, аны дәвалау уртача күпмегә төшә икән?

– Популяр шпиц токымын мисал итеп алыйк. Аңа бер-ике ай саен груминг кирәк. Бер процедура якынча 1500–2000 сумга төшә. Елына бер тапкыр прививка ясатырга кирәк, монысы да – 1500–2000 сум. Һәр өч ай саен эчтәге суалчаннарны юк итә торган (глистогонные препараты) дарулар эчертергә (1200 сум чамасы) кирәк. Язын этләргә талпаннарга каршы дару кирәк булачак, хәзер алар бик кыйммәт. Әйтик, 5–6 айга (апрельдән алып сентябрьгә кадәр) кимендә ул 2500 сумга төшә. Ә берничә айга җитә торган азык 3000–5000 сум тора. Шпиц авырса, дәүләт клиникаларында ветеринарга күрсәтү 500 сумнан алып 1500гә кадәр тора. Кыскасы, мондый этне тоту аена уртача 8–10 мең сумга төшәчәк. Язын һәм җәен чыгымнар күбрәк тә булырга мөмкин әле. Әгәр дә авырмаса, песиләргә акча азрак сарыф ителә.

Диана КАРПОВА, КФУ студенты


Фикер өстәү