Рөстәм Миңнеханов бәйрәм чараларын оештырганда иминлек мәсьәләсенә игътибар итәргә кушты

 

Татарстан җитәкчелеге 9 Майга багышланган массакүләм чараларны үткәрү карар кабул итте. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында үткәрелгән шимбә киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

“Майның беренче декадасы бәйрәмнәргә һәм иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга бай. 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 5 майда православие динендәге туганнарыбыз төп бәйрәмнәренең берсен – Олы көн бәйрәмен билгеләп үтә. Илебез өчен зур сәяси вакыйга – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның ант бирү тантанасын 7 майда уздыру күздә тотыла. 9 Майда Җиңү бәйрәмен үткәрәчәкбез. Кайбер төбәкләр бәйрәм итәр вакыт түгел, дигән фикердә. Әмма ничек инде вакыты түгел? Җиңү ул сугыштан соң була. Бәйрәмне уздырмасак, җиңеп үк бетермәгәнбез кебек килеп чыга. Без моның белән килешмибез. Һичшиксез, үткәрәчәкбез”, – диде республика җитәкчесе.

Бу көннәрдә республикада күп кеше катнашында зур чаралар уза, республикага кунаклар да күп килә. Шуңа күрә Татарстан Рәисе чараларны яхшы итеп оештырыра һәм иминлек мәсьәләсенә зур игътибар бирергә кушты.


Фикер өстәү