Татарстанда танылган блогер тоткарланган

Социаль челтәрләрдә полициянең Клубника тәхәллүсе астында билгеле Татарстан блогеры Марат Мифтаховны тоткарлавы турында мәгълүмат таралды. Тоткарлауның сәбәпләре билгеле түгел, әмма элегрәк аның штрафлар буенча бурычлары җыелган дип хәбәр ителгән иде.
Җирле телеграм-каналлар тараткан видеороликта полиция хезмәткәрләренең блогерны хезмәт машинасына утыртулары күренә.

 

Picture background

 


Фикер өстәү