Татар театры артистлары өйләнешкән

Әлмәт татар дәүләт театры актрисасы Энҗе Сәйфетдинова кияүгә чыккан.

Никах кичә — 27 апрельдә булды. Энҗенең сөйгәне шулай ук актер, хәзерге вакытта Мәскәүдә белем алучы Фәрхад Мөхәммәтҗанов. Ул моңа кадәр Тинчурин театрында эшләде.

Энҗе белән Фәрхад ТНВдагы «Бер -бер хәл», «Алмаш» сериалларында бергә уйнаганнар иде.

Яшь гаиләгә бәхет, иминлек телибез! Никахлары котлы булсын!


Фикер өстәү