Татарстанда коточкыч юл һәлакәте: өч бала һәлак булган

Минзәлә районы Прокуратурасы вәкилләре өч бала үлеменә китергән юл һәлакәте урынына барган. Бу хакта ТР Прокуратурасының рәсми вәкиле Руслан Галиев сүзләренә сылтама белән «Татар-Информ» хәбәр итте. 

«Прокуратура юл һәлакәтенә китергән сәбәпләрне ачыклаячак. Шулай ук, авария урынында юлда йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы закон таләпләре үтәлешенә бәя бирәчәк», — дигән Руслан Галиев.

Билгеле булганча, 28 апрель көнне 22:00 сәгать тирәсендә Минзәлә районының Югары Тәкермән һәм Түбән Тәкермән авыллары арасында «Тойота» автомобилен йөртүче хатын-кызның юл читеннән барган 3 яшүсмер малайны бәрдереп үтерүе билгеле булды. Кайбер мәгълүматларга караганда, балалар бишәү була, ике авыл арасындагы дамбадан юл читеннән барганнар. Каршыга килгән «Тойота Камри»дагы кыз, идарәне югалтып, аларны бәрдергән. 12, 13, 17 яшьлек малайлар үлгән.


Фикер өстәү