Татарстанда яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә агач утырта алачак

Шимбә, 4 майда, Татарстанда «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясе узачак. Әлеге чарада катнашучылар үз геройлары — Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә агач утырта алачак. Акцияне Җиңүнең 79 еллыгы кысасында оештыралар.

Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сүзләренә караганда, 2024 елда «Хәтер бакчасы» республикада бишенче тапкыр узачак. Министр искәрткәнчә, дүрт елда акциядә 83 мең кеше катнашкан. Алар 3,5 миллион үсенте утырткан.

Акция турында тулырак чараның рәсми сайтында — садпамяти2024.рф белешергә мөмкин.


Фикер өстәү