Апрельнең соңгы төнендә кырау төшәргә мөмкин

Апрельнең соңгы төнендә Татарстанда кырау төшәргә мөмкин. Синоптиклар шулай дип кисәткән. 

Әйтүләренә караганда, 1 Май бәйрәмнәренең икенче яртысы салкынча булачак. Апрельнең соңгы төнендә республикада урыны белән -1 градуска кадәр кырау төшәргә ихтимал.

Гидрометцентрдан алган мәгълүматларга караганда, 30 апрель көнне төнлә термометр баганасы +3 +8 градус күрсәтәчәк, ә көнчыгыш районнарда 0 градуска кадәр суытырга һәм кырау төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы +13 +18 градуска кадәр җылытачак. 1 май көнне дә болытлы көн вәгъдә иткәннәр. Төнлә +10, ә көндез +18 градуска кадәр җылытырга ихтимал.


Фикер өстәү