Яуда ятып калганнар истәлегенә Татарстанда 483 мең агач утыртылачак

Татарстан урманчылары яуда ятып калган якташыбызны искә төшереп торучы 483 мең  агач утыртачак. Кичә, Халыкара “Хәтер бакчасы” акциясенә республикада эшләүче 23 урманчылык кушылды.

– Агач утыртып, үлгәннәрнең рухын шатландыру бик кирәкле гамәл. Бу бит – үткәнне барлау. Әлеге агачларны утыртып без сугыш кырында калган кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерәбез. Акциянең максаты – яуда калган 27 миллион совет солдатның һәркайсы истәлегенә агач утырту. Аңа ил буенча кушылалар. Мин бүген үзем утырткан агачны бабам Габдулхак Кәшәфиевка багышладым. Ул да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Бабам хакында әтием гел сөйли иде. Мин аның белән бик тә горурланам, – ди Шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе Илнур Кәшәфиев.

Урман хуҗалыгы министрлыгының урман торгызу һәм утырту бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев та бабасы рухын сөендергән.  Ибраһим Галиев сугышка 45 яшендә китә. Исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булмый, 1944 елда һәлак була.

– Мин аның хакында балаларыма горурланып сөйлим. Алар да үзләренең балаларына бу хакта сөйләми калмас. Хәтер мәңгелек, – ди Тимур Галиев.

Корнавируска бәйле үзизоляция вактында агачларны өмә ясап утыртып булмый. Шуңа да  таякның авыр башы урманчыларның үзенә төшә. Әлбәттә, аларга волонтерлар да ярдәм итә. “Җиңү волонтерлары” хәрәкәте җитәкчесе Азат Идрисов әйтүенчә, “Хәтер бакчасы” акциясе белән генә тукталып калырга җыенмыйлар. Белем бирү йортлары, мәктәпләр “Шаги Победы” online-проектына кушыла ала. Шулай ук “Минем тарих” дигән проектта катнашып, һәркем үз гаиләсе хакында сөйли алачак.

Кичә урманчылар барлыгы 4 мең нарат утыртты. 18 мартта башланган “Хәтер бакчасы” акциясе  22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге көндә  403 мең үсенте утыртылган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү