Ленария Мөслимова Татарстанда икетеллелек кулланылышын үтәгән иң яхшы районнарны атады

 Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова Татарстанның кырык биш районы арасында икетеллелек кулланылышын үтәгән иң яхшыларын билгеләп үтте. Бу хакта ул «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең туры эфирында сөйләде.

«Барлыгы 45 районны тикшердек. Соңгы биш елда позитив якка үзгәреш бар. Татар теленә караш уңай. Ул күзгә күренеп үзгәрде. Казан арты, Азнакай, Мөслим районнарында икетеллелек бик яхшы алып барыла, ә Спас яклары аска төшкән. Хөрмәтне һәм рәхмәтне Казан артына белдереп калыйк», — диде ул.

Статистика «Мин татарча сөйләшәм» хәрәкәтенең рәсми төркемендә урнаштырылган. Анда икетеллелек кулланылышы буенча иң яхшы районнар дип Актаныш, Арча, Кукмара һ.б. районнар аталган, ә иң түбән күрсәткечтә Әлки, Әлмәт, Апас, Балык Бистәсе һ.б. районнары.


Фикер өстәү