Көтүле һәм көтүсез авыллар: халыкны ни борчый?

Иртән чыбыркы шартлау тавышына капкадан тезелешеп чыгып, кичен җиленнәрен тутырып кайтып кергән маллар – авылның төп байлыгы да, терәге дә. Кызганыч, көтү чыккан авыллар да, болынга куылучы маллар саны да елдан-ел кими. Көтүе булса да, көтүчесен табу зур бер мәшәкатькә әйләнә. Боларга быел көтү чыгар көннәр якынлашкач, халык арасында йөрүче төрле сүзләр дә өстәлде. Без нәрсәнең – чын, нәрсәнең ялган булуын ачыкладык.

Куарга ярамый?

Редакциягә Әтнә районының бер авылыннан борчулы шалтырату кабул иттек.

«Авыл халкы аптырашта әле, – диде әңгәмәдәшебез. – Быел безнең районда бер авылда да көтү чыкмаячак икән. Нәрсәгә бәйле булуын да әйтмиләр. Халык арасында төрле сүзләр йөри. Шуны ачыклап языгыз әле».

Әлеге сүзләрнең хакмы, ялганмы булуын ачыклар өчен без Әтнә районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ленар Сәмигуллин белән элемтәгә кердек.

– Соңгы елларда эре хуҗалыкларның көтүләре болай да чыкмый иде. Кайберләре буаз терлекне, таналарны гына чыгарып кертәләр. Шәхси хуҗалыкларда көтү чыгаруга бәйле яңалыклар юк – аларда терлекләр елдагыча куылачак. Чыгармаска дигән күрсәтмә юк. Андый яңалык була калса, без үзебез рәсми төстә хәбәр итәр идек. Бу имеш-мимешләрнең җеп очы узган ел безнең районда булган күңелсез хәлләргә барып тоташадыр, дип чамалыйм. Әлеге вакытта Әтнә авыл советы территориясендә карантин беткәнчегә кадәр базарлар оештырылмый, продукция  сатылмый. Аның кайчан чыгачагы әлегә билгесез. Бруцеллезга бәйле башка үзгәрешләр юк, – диде җитәкче.

Аның әйтүенчә, көтүгә маллар май урталарында чыгачак.

– Узган ел сөт бәяләре төшкәч, шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны кимегән иде. Бәя кире үз хәленә кайткач, маллар саны  кабаттан артты, – диде Ленар Сәмигуллин.

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин да әлеге вакытта көтүләрне чыгармаска дигән күрсәтмә булмавын әйтте.

Шулай итеп, халык арасында йөрүче әлеге сүзләр күбрәк имеш-мимешләргә генә охшаган. Ә көтү чыккан авыллар инде бар.

– Кичә беренче көн малларны көтүгә кудык. Быел 49 баш терлек чыкты, 39ы – сыер, калганнары – таналар. Беренче көннәрдә чираттагы кеше көтәчәк, аннан соң  электр көтүче урнаштырырга уйлыйбыз. Узган ел да шулай эшләгән идек. Мин үзем инде 3–4 ел электр көтүче белән көтә идем. Үземнең чират җиткәч, кора идем дә яңадан җыеп ала идем. Авыл көтүен «көтүче» җайланманы контрольдә тотуны да чиратка куйдык. Урнаштыру, карап-күзәткәләп тору, алып кайту эшләре шул кешегә йөкләнә, – диде Азнакай районының Балтач авылыннан Илгиз Хәбипов.

Кеше түгел, ток саклый

Республиканың кайбер районнарында сыерларны көтүгә 1 майда ук чыгарсалар, калганнарында малкайлар яшел сусыл үләнле болынны ай ахырында гына күрә алачак әле. Шуңа игътибар итәбез: әле биш-алты ел элек кенә электр көтүче урнаштырган авыллар сирәк һәм бу күренеш яңалык булса, хәзер авыл саен электр көтүче куялар. Бердән, көтүче яллап көттергәнгә караганда, арзангарак чыга, икенчедән, көтүче эзләп җәфаланасы юк. Урнаштырыр өчен уңайлы җире генә булсын. Электр көтүчеләрнең бәяләренә килгәндә, биләп торган мәйданына карап, аларның хакы төрлечә. 30 меңлеге дә, 70–150 меңлекләре дә бар. Анысын күпчелек авылларда халык үзара салым акчасына яки аерым җыелышып ала.

– Моңа кадәр без гел чират белән, яисә көтүче яллап көтә торган идек. Узган ел көтүчегә бер сыер өчен 1500 сум түләдек, быел 2000 сум дигәннәр иде. Безнең көтүгә ун баш мал йөри. Авылда маллар саны кимеде, чират килә дә җитә, көтүчегә түләгән очракта, кыйммәткә чыга. Быел халык җыелышып сөйләште дә, беренче тапкыр электр көтүче урнаштырырга булдык. Сыер башыннан 1200 сум җыештык. Заказ биргәннәр, әлеге җайланма кайтып җитүгә, малкайларны болынга куабыз, дип торабыз, – диде Актаныш районыннан Галимә Ибраһимова.

  Сездә көтү кайчан чыга?

Фирдәвес Уразманов (Әгерҗе районы Бәзәкә авылы):

– Безнең авылда сыер бик күп түгел. Башка елларны гадәттә аларны көтүгә 9 Май бәйрәмнәреннән соң куа торган идек, быел да чыгару шул тирәдә булырдыр. Электр көтүче урнаштырабыз. Күрше Яңавылда узган ел 25ләп сыерны шулай ук электр көтүче көтте.

Лилия Купаева (Әлмәт районы Бишмунча авылы):

– Көтү май башында чыгар дип планлаштырабыз. 40лап сыер малы бар. Авыл яме – малларның җыелып көтүгә яки көтүдән атлавында. Көтүе бар икән – авыл авылча яши дигән сүз, «дача» буларак кына түгел. Көтүне яллап көттерәчәкбез. Узган ел көтүчебез Үзбәкстаннан килде дә, сезон беткәч, туган якларына кайтып китте. Быел да шул киләчәк. Былтыр мал башына 2000 сум алган иде. Быел да башта шул бәя булачак. Аннан соң сыер башы кимегән очракта бәяне дә арттырачак.

Чулпан Хәдиева (Кукмара районы Бакча-Сарай авылы):

– Табигать уянып, яшелләнеп килә инде. Берничә ел элек көтүлек җирләрен алып, эшкәртеп куйганнар иде. Быел инде малларны шул калган җиргә чыгармакчы булабыз. Бездә алдан – сарык, аннан гына сыер көтүе чыга. Электр көтүче урнаштырачаклар. Бездә көтү майның 20ләреннән иртәрәк чыкканы юк иде. Быел көннәр җылырак, чирәм дә иртәрәк күтәрелгән шикелле. Шуңа күрә 10 майлардан соңга калмастыр дип уйлыйм.

Шәмсия Алимова (Чүпрәле районы Шланга авылы):   

– Башкалар белән чагыштырганда, бездә сыерлар әлегә күп, халык бетерергә ашыкмый. Бу зур сөенеч инде. Авылда ике көтү оештырылган, малларны электр көтүче саклый. Берсен халык үзе акча җыеп алды, үзләре чиратлашып  карап торалар.  Ә икенче якта бер ир-ат үз акчасына җайланма алды да, ул контрольдә тота, ә аңа сыер башына 600 сумнан акча түлибез.

Эльмира Фәрхетдинова (Биектау районы Әлдермеш авылы):

– Авылда сыерлар көтүгә куылмаганга 15–20 ел бар инде. Авыл тирәсендәге җирләрне сатып алып бетерделәр дә көтү чыгарырга җир калмады. Хәзер инде аның сыеры да юк. 221 хуҗалыклы авылда нибары 12–15 баш тирәсе сөтлебикә бар.

Белгеч фикере

Илдус Хатыйпов, мал табибы:

– Сыерлар йонын койган инде, көрсез, төссезләр, димәк, көтүгә чыгарып, яшел үлән ашатыр вакыт җиткән. Быел да җәй коры булырга охшаган. Яшел, сусыл үләнне тиз генә ашап калсалар калалар. Аннан соң июньдә корылык башланырга мөмкин. Голштин токымлы сыерлар көтүгә йөрер­гә жайлашмаган булса да, безнең авылларда аларны да өйрәттеләр. Продуктлылыгы төшү хисабына булса да. Көтүгә чыга торган һәм абзарда кала торган малларга язын беренче чиратта ветеринария чаралары (вакцина, туберкуленизация, лаборатория тикшеренүләре) эшләнеп беткән булырга тиеш.  «Минем малым көтүгә чыкмый», «мин аны ике айдан иткә тапшырам», – дип, бу чараларны эшләми калу соңыннан бик аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Көтүгә чыккач, сыерлар бер-ике атна күчеш чоры үтәләр. Бу вакытта маллар тоз белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Алдан бирелмәгән очракта, норманы акрынлап арттыра-арттыра эшләргә кирәк. Зур сыер көненә
100 г тоз ашарга тиеш. Тоз җитмәү сыерларда «гипомагниевая тетания» авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Һәрхәлдә, атна-ун көн эчендә сыерның продуктлылыгын төшерә. «Соль-лизунец»ларга гына ышанырга ярамый, аларны ялап кына сыер үзенә җитәрлек көндәлек норма тозны җыя алмый.

Хәзер күпчелек авылларда электр көтүче кулланалар. Бу – бик күркәм гадәт. Авыл кешесенең вакыты да янга кала. Элеккеге заманнарда барлык көтүлекне бер айда таптап бетерәләр иде дә, соңыннан баш төрткән үлән белән тукланалар иде. Шул сәбәпле сыерның сөт бирүе кими башлый иде. Шуның өчен көтүлек җирләрен 3–4 участокка бүлеп, чиратлаштырып көтү көткәндә, көзгә кадәр күп сөт савып була.

Моннан тыш, көтүгә чыккач, чебеннәр дә барлыкка килә, акча кызганмыйча, аларга каршы чараларны башкарырга кирәк. Болай иткәндә, бердән, маллар тынычрак була, икенчедән, авырулар таратуын туктата, өченчедән, сыерның сөт бирүе арта. Чебенгә каршы яхшы препаратлар кыйммәтрәк булса да, алар малкайларны 6–8 атна сак­лый. Җәй айларында 2–3 тапкыр эшкәртү дә җитә. Моны авыл халкы җыелып, көтүгә йөрүче барлык малларга да кулланса, яхшы нәтиҗә бирә. Әлеге чаралар телязиоз, нодуляр дерматит һәм башка авыруларны булдырмый калырга ярдәм итә. Сыерларыгыз канәгать, үзегез исән-сау булыгыз!

 


Фикер өстәү