Татарстанда бер машина киртәгә килеп бәрелгән: йөртүчесе хастаханәдә җан биргән

Коточкыч юл фаҗигасе 1 Майга каршы төндә Казанның Ямашев проспектында килеп чыккан.

“KazanFirs” шәһәр Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып язганча, “Deawoo”, артык кызу килгәнлектән, юлдан “очып”, киртәгә килеп бәрелгән.
Рульдә 21 яшьлек егет булган. Ул бик нык җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган. Кызганычка, егет вафат булган.
Фаҗиганең сәбәпләре һәм йөртүченең гаепле булу-булмавы ачыкланмаган әле.


Фикер өстәү