Түбән Камада юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән, өч кеше имгәнгән

Бүген иртәнге алтылар тирәсендә Түбән Каманың Соболеково юлында коточкыч юл фаҗигасе булган. Бу хакта “НТР 24” социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә таянып яза. Фаҗиганең фотосурәтләре һәм видеоязмаларына караганда, өч машина – үзебездә җитештерелгән ике автомобиль һәм бер иномарка бәрелешкән. Бер машина металл өеменә генә әйләнеп калган. Бер кешенең гомере өзелгән.

Соңыннан ачыкланганча, иң нык зыян күргән автомобильдә 19 яшьләр чамасындагы яшьләр булган. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов НТР 24 хәбәрчесенә белдергәнчә, машинаның пассажиры һәлак булган. Йөртүчесе чиктән тыш авыр хәлдә Түбән Кама үзәк күп профильле хастаханәсенә озатылган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, әлеге автомобиль, “чыгымчылап”, каршы як полосага килеп чыккан. Бу өч автомобильнең бәрелешүенә китергән.
“Машина тирәсендә хәмерле бик күп банкалар аунап ята. Зыян күрүчеләрнең канында хәмернең бармы-юкмы икәнен экспертиза күрсәтәчәк”, – дип билгеләп үткән Булатов.
Ике җиңел автомобиль шоферы җиңелчә генә җәрәхәтләнгән. Йөк машинасын йөртүчегә зыян килмәгән.


Фикер өстәү