Түбән Кама юлындагы фаҗига корбаннары арта: авыр хәлдә хастаханәгә озатылган йөртүче вафат булган

Түбән Каманың Соболеково юлында авариягә юлыгучыларның икенчесе һәлак булган.

Исегезгә төшерәбез: авария бүген иртәнге алтылар тирәсендә килеп чыккан.

Авариядә бер пассажирның гомере өзелгән, өчесе зыян күргән. “ВАЗ-2114” автомобиле шоферы чиктән тыш авыр хәлдә Түбән Кама районы күп профильле хастаханәсенә китерелеп, шунда җан биргән.


Фикер өстәү