Бакчада сукыр тычканга каршы көрәшүнең өч ысулын аңлатканнар

Иң нәтиҗәле ысулларның берсе – балык калдыкларын туфракка күмеп кую.

Белгеч әйтүенчә, сукыр тычканны кишәрлектән кууның өч ысулы бар.

Иң беренчесе – борчак (фасоль яки башка төрле кузаклы культура) утырту. Гел борчак үскән урында сукыр тычкан булмый. Ландшафт дизайнеры, галим-агроном Анастасия Коврижных “Белновости” басмасы хәбәрчесенә белдергәнчә, кузаклыларның барлык төрләре кимерүчегә бер үк төрле дәрәҗәдә бик нәтиҗәле тәэсир итә.

Сукыр тычканны чәчәкләр ярдәмендә дә куарга мөмкин. Белгеч әйтүенчә, суганчалы чәчәкләр – тюльпан, гиацинт, шулай ук календула, бархатцы үстерергә кирәк. Алар бакчаны сукыр тычканнан гына түгел, башка корткычлардан да саклый.

Моннан тыш корткычларга каршы көрәштә балык калдыкларыннан файдалану әйбәт. Сукыр тычканнар начар исне яратмый чөнки. Белгеч киңәш иткәнчә, калдыкларны корткычның оясы тирәсенәрәк туфракка күмеп куярга кирәк.


Фикер өстәү