Майның беренче декадасында Татарстанда уртача һава температурасы климатик нормадан 6 градуска түбәнрәк булачак.
Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика буенча норма +12,2 градус, Казан буенча +12,7 градус тәшкил итә.
Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Көндез +8дән +13 градуска кадәр, төнлә +1 градус җылы булыр дип фаразлана.