Салым буенча бурычлары булган хәрбиләргә дә ярдәм күрсәтеләчәк

Салым, иминият взнослары үәм җыемнар буенча бурычлары булуга карамастан, махсус хәрби операциядә катнашучылар социаль ярдәм алачак. Тиешле закон Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителде һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланды.

Документ «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында»гы законга үзгәрешләр кертә. Бу үзгәрешләр 2024 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.

Социаль ярдәмне, салымнар буенча бурычлары булуга карамастан, мобилизация кысасында хәрби хезмәткә чакырылганнар, үзләре теләп китүчеләр, шулай ук Россия илкүләм гвардиясендә хезмәт итүчеләр социаль ярдәм ала алачак.

Әлеге закон хәрбиләрнең әти-әниләренә, хатыннарына һәм балигъ булмаган балаларына да кагыла.


Фикер өстәү