Әтнә районында көтү чыкмаячак? Ачыклык керттек

Редакциягә Әтнә районының бер авылыннан борчулы шалтырату кабул иттек.

– Авыл халкы аптырашта әле, – диде әңгәмәдәшебез. – Быел безнең районда бер авылда да көтү чыкмаячак икән. Нәрсәгә бәйле булуын да әйтмиләр. Халык арасында төрле сүзләр йөри. Шуны ачыклап языгыз әле.

Әлеге сүзләрнең хакмы, ялганмы булуын ачыклар өчен без Әтнә районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ленар Сәмигуллин белән элемтәгә кердек.

– Соңгы елларда эре хуҗалыкларның көтүләре болай да чыкмый иде. Кайберләре буаз терлекне, таналарны гына чыгарып кертәләр. Шәхси хуҗалыкларда көтү чыгаруга бәйле яңалыклар юк – аларда терлекләр елдагыча куылачак. Чыгармаска дигән күрсәтмә юк. Андый яңалык була калса, без үзебез рәсми төстә хәбәр итәр идек. Бу имеш-мимешләрнең җеп очы узган ел безнең районда булган күңелсез хәлләргә барып тоташадыр, дип чамалыйм. Әлеге вакытта Әтнә авыл советы территориясендә карантин беткәнчегә кадәр базарлар оештырылмый, продукция сатылмый. Аның кайчан чыгачагы әлегә билгесез, – диде җитәкче.

Аның әйтүенчә, көтүгә маллар май урталарында чыгачак.

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин да әлеге вакытта көтүләрне чыгармаска дигән күрсәтмә булмавын әйтте.


Фикер өстәү